Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама фермерлары сыйфатлы сенаж өчен люцерна әзерли

Терлекләр өчен тәмле, файдалы азык әзерләү — Түбән Кама аграрийларының хәзер төп бурычы.

Игенчеләр азык культураларын 25 майда җыя башлады. Беренче булып люцерна чабыла. Бу күпьеллык үлән бик кыйммәтле азык культурасы, ул сенаж әзерләүгә китә. Чаптырылган үләнне махсус чокырга салалар, башта дезинфекциялиләр, соңыннан һава үтеп кермәслек итеп махсус өслек белән тыгыз итеп ябалар.

Азыкны аграрийлар күп итеп әзерли. Күп хуҗалыкларның узган елдан запаслары да калган әле. «Прикамский» РПК кырларында 190 берәмлек төрле техника эшләячәк. 

Район буенча 16 мең гектарга якын азык культуралары чәчелгән: 8 мең гектары — күпьеллык үләннәр, 4 меңнән артыгы — берьеллык үләннәр һәм 3,5 мең гектары — кукуруз. 

«17 мең тоннадан артык печән, 60 мең тоннадан артык сенаж һәм 60 мең тоннадан артык силос әзерләячәкләр — бер шартлы терлеккә 40 центнер азык берәмлеге. Минем уйлавымча, әлегә яңгырлар явып торды, күпьеллык үләннәрнең дә, берьеллык үләннәрнең дә уңышы яхшы, аграрийлар куелган бурычларны үтәп, терлекләрнең кышлавы өчен җитәрлек азык әзерләр», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

«Прикамский» РПК люцерна әзерләүне шушы атнада тәмамларга планлаштыра һәм күпьеллык үләннең яңадан үсүен көтәчәк. Районның аграр секторын 4 эре авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 65 фермер-крестьян хуҗалыгы тәшкил итә, аларны туклыклы азык белән тәэмин итәргә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев