Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама белән Чаллы арасында тиз йөрешле трамвай эшли башларга мөмкин

Бу фикерләр Кама агломерациясенең мастер-планына керергә мөмкин.

Түбән Кама һәм Чаллы арасында тиз йөрешле трамвай эшләтеп җибәрергә тәкъдим итәләр.

Шәһәр халкы үз идеяләре белән «Кама 2050» платформасында уртаклаша. Бу фикерләр Кама агломерациясенең мастер-планына керергә мөмкин.

«Агломерациянең ике иң зур шәһәрен тиз йөрүче трамвай/электричка белән бәйләргә кирәк, анда юлга 20 минутка якын вакыт китәчәк», — дип саный автор.

Моннан тыш, Түбән Кама халкы беренче промзона территориясендәге җәяүлеләр кичүен кире кайтарырга тәкъдим итә.

«Якында гына светофор бар һәм аерым фазада җәяүлеләрне җибәрергә мөмкин булыр иде», — дип яза шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев