Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама агросәнәгать көллияте транспорт көллияте итеп үзгәртеләчәк

Колледжның яңа концепциясе 1 сентябрьгә әзер булачак.

Түбән Кама агросәнәгать көллияте транспорт көллияте итеп үзгәртеләчәк. Анда машина йөртүчеләрне һәм транспортка хезмәт күрсәтүче белгечләрне әзерләячәкләр.

Уреждениенең исемен үзгәртү турында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән карар проекты «Рәсми Татарстан» порталында басылып чыкты.

Хакимиятнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта шәһәрдә транспорт инфраструктурасы өчен кадрларга ихтыяҗ зур, ә аларны әзерләүче һөнәри учреждение юк.

«Җир, тимер юл, һава һәм су транспорты өчен белгечләр әзерләү ихтыяҗы зур. Шәһәр — Кама буенда гына урнашкан, «Бегишево» аэропорты якында гына, шулай булгач бу кадрларга кытлык сизелә. Шуңа бәйле рәвештә Түбән Камада белгечләр әзерләү турында карар кабул ителде».

Шул ук вакытта бүгенге көндә колледжда булган юнәлешләр дә үсеш алачак. Мәсәлән, машина йөртүче-автомеханик, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы транспорты белгечләре (тракторчылар, комбайнчылар), әмма яңалары да барлыкка киләчәк, шул исәптән эш бирүчеләр соравы да исәпкә алыначак.

Колледжның яңа концепциясе 1 сентябрьгә әзер була, ә укытучылар әзерлек курслары үтәчәк.

«Бу заманча базалы колледж булачак. Шулай итеп, Түбән Кама студентлары сыйфатлы белем һәм эш базарында көндәшлеккә сәләтле һөнәр алу мөмкинлегенә ия булачак. Үзгәртеп кору алдыннан эш базары анализланды һәм эш бирүчеләр белән очрашулар үткәрелде», — дип билгеләп үтәләр хакимияттә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев