Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама аграрийлары республика конкурсында җиңү яулады

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сөйләде.

Түбән Кама районы агросәнәгатьчеләре техниканың чәчү эшләренә әзерлеге республика смотр-конкурсында җиңү яуладылар.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов шәһәр администрациясендәге атналык планеркада сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Альфред Нигъмәтҗанов авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү юнәлешенең кураторы булып тора. Шулай ук ул районда язгы кыр эшләре башлануы һәм аграрийларда чәчү өчен кирәкле орлыкларның җитәкрлек күләмдә булуы турында хәбәр итте.

Быел чәчү өчен 49 мең гектарга якын җир бүлеп биреләчәк. Районда терлекчелек яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны арта.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев