Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе: «Су агып китү өчен урыннар ясарга кирәк»

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә язгы ташуны даими контрольдә тотарга кушкан.

“Су агып китү өчен урыннар ясарга, ә андый мөмкинлек булмаса, траплар куярга кирәк», - дигән ул.

Рамил Муллин, шулай ук, «Шинник» бакчачылык ширкәтендә бакчаларны су басуы турында искәркән.

Башкарма комитет җитәкчесе белдерүенчә, районда грунт юлларының торышын күзәтеп тору да мөhим.

"Плотиналарны, күперләрне, юлларны контрольдә тотарга кирәк. "Зур су" булуга ук, аларны ябарга кирәк. Бездә хәзер 168 километр грунт юллары бар - бу бик күп".

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев