Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанлыларга 22 апрельдән 12 майга кадәр коры үлән һәм чүп яндыру тыелуын искәрттеләр

Бу чорда төбәктә берничә чикләү гамәлдә булачак.

Татарстанда янгынга каршы махсус режим 22 апрельдән 12 майга кадәр гамәлгә кертеләчәк. Бу чорда төбәктә берничә чикләү гамәлдә булачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Максим Трущин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Әлеге карар белән республика территориясендә коры үлән һәм чүп яндыруга, шулай ук урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә ачык утта ризык әзерләүгә тулы тыю кертелде», — дип сөйләде ул.

Язгы-җәйге янгын куркынычы чорында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре профилактика эшен оештырачак. Махсус рейдлар үткәреләчәк. Янгын күзәтчелеге, эчке эшләр органнары, җирле үзидарә, ирекле янгын күзәтчелеге хезмәткәрләреннән профилактика төркемнәре оешачак. Алар торак пункт территорияләренә, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә, шулай ук урманга якын булган массакүләм халык ял итү урыннарына патрульлек итәчәк.

«Хәзерге вакытта 791 профилактик төркем булдырылды. Без инде эшне башладык, хәзерге этапта 25 коры үлән һәм чүп яну очрагына юл куелмады», — дип өстәде Трущин.

Спикер аңлатуынча, узган елда язгы-җәйге янгын куркынычы чорында янгыннарның 53 проценты коры үлән януы белән бәйле булган. 2023 елда республика территориясендә барлыгы 1,6 мең коры үлән, чүп, камыл һәм камыш януы теркәлгән. Әлеге янгыннарда бер кеше һәлак булган, тагын ике кеше зыян күргән. Мондый һәлакәтләрнең иң югары ноктасы апрель һәм май айларына туры килгән. Бу чорда 950 янгын теркәлгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев