Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстан Салым хезмәте компаниядә фиктив җитәкче булган өчен җаваплылык турында кисәтә

Компаниядә ялган җитәкче булып торган кешеләргә 500 мең сумга кадәр штраф каралган.

Татарстан Салым хезмәте компаниядә фиктив җитәкче булган өчен җаваплылык турында кисәтә. Кеше фиктив директор булып, фирма эшчәнлеге турында белмәсә дә, компания хокук бозган өчен җаваплылык оешма җитәкчесендә була. Бу хакта Татарстанның Салым хезмәтендә сөйләделәр, дип яза Татар-информ. 

Гади итеп әйткәндә, мошенниклар акчага мохтаҗ гражданнарны таба, аларга бүләкләү шарты белән оешма җитәкчесе һәм гамәлгә куючы (учредитель) булырга тәкъдим итә, шул ук вакытта әлеге оешманың нинди максат белән төзеләчәген әйтми икән, җаваплылык номиналь җитәкчегә әверелгән гражданнарда була.

Шул ук вакытта, оешманы теркәгәндә фиктив затлардан файдаланган өчен җинаять җаваплылыгы каралган, әмма ялган җитәкчегә барыбер 500 мең сумга кадәр штраф, төзәтү эшләре яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Мисал өчен, ир-ат паспортын танышына бирә, моның өчен 2 мең сум ала. Паспортны алып торган кеше документ хуҗасына фирма рәсмиләштерә. Ир-ат моны белми һәм фирманың документларына, активларына һәм счетларына керү мөмкинлеге булмауга карамастан, суд аңа ярты елга төзәтү эшләренә хөкем иткән һәм хезмәт хакының 10 процентын тотып калу турында карар чыгарган.

Шулай ук ялган җитәкче оешманың эшләү чорында да җаваплы булачак. Мисал өчен, әгәр хезмәткәрләрнең берсе авыр җәрәхәт алса яки аңа хезмәт хакын түләмәсәләр, компаниянең ялган директорына җавап бирергә туры киләчәк.

Мисал өчен, узган елда суд банкротлыкка чыккан оешманың чын җитәкчесе белән ялган җитәкчене дә 54 млн сумга субсидиар җаваплылыкка тарткан. Соңгысының үз җитәкчелегенең характеры турындагы дәлилләре булу да ярдәм итмәгән.

Яки башка очрак, булмаган товар өчен оешма аванс алган. Сатып алучыга товар бирелмәгән һәм ул судка мөрәҗәгать иткән. Гаепләнүче кеше үзенең бары тик ялган директор булуын, акча чын директорга тапшырылуын сөйләгән, әмма моны раслаучы документлар булмаган. Нәтиҗәдә, ялган җитәкче иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза алган һәм ул бурычны кайтарырга тиеш булып калган.

Мошенниклар корбаны булсагыз, Татарстанның хокук саклау һәм салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз хатасын аңлаган гражданнар законсыз теркәлүне кисәтә ала. Моның өчен «кызыксынучы затның дәүләт теркәвенә каршы булуы» турында Россия Федераль салым хезмәтенең 18нче районара идарәсенә гариза язарга кирәк.

Әгәр дә гражданин исеменә оешма теркәлгән булса, фирманы схемалы операцияләрдә файдалануны булдырмау өчен, аның турында юридик затларның Бердәм дәүләт реестрында белешмәләрнең дөрес булмавы турында гариза бирергә кирәк.

2022 елда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең дәүләт теркәве өлкәсендә җинаятьләрен ачыклау турында хокук саклау һәм тикшерү органнарына 166 материал җибәрелгән, җинаять эше ачу турында 88 карар һәм 9 хөкем карары чыгарылган. «Ялган директор булып эшләү — ул сез хыялланган вакансия түгел!», диелгән Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәрендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X