Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстан Диния нәзарәте 2024 елны «Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы» дип игълан итте

Дума пленумында катнашучылар ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдимен хупладылар.

2024 елны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы дип игълан итәргә карар итте. Кичә узган Дума пленумында катнашучылар ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдимен хупладылар, дип хәбәр итә республика мөфтиятенең матбугат хезмәте.

«Россиядә Гаилә елы игълан ителде, ә безнең казыйларыбыз гаилә кыйммәтләрен саклау буенча зур эш башкара. Бу эшне көчәйтергә һәм аңа барлык мөхтәсибләрне һәм имамнарны җәлеп итәргә кирәк. Шул ук вакытта мөфтият өчен хәләл яшәү рәвешен тарату мәсьәләсе дә бик мөһим булып кала. Безнең республика мөселманнар өчен уңайлы төбәк булырга тиеш», — дип ассызыклады үз чыгышында Татарстан мөфтие.

«Halal Life style үз эченә бик киң мәгънәне ала: ул — инфраструктураны да, ислам финансларын да, мөселман базары үсешен дә, гаилә һәм әхлак мәсьәләләрен дә күздә тота. Гаилә — мөселман өчен хәләл, гаиләне ул хәләл акчалар һәм хәләл ризык белән тәэмин итәргә, балаларына тиешле хәләл тәрбия бирергә, гаиләсен хәләл яшәү рәвешендә яшәргә өйрәтергә тиеш», — дип аңлатты мөфти.

Камил Сәмигуллин Нalal Life style концепциясен үстерүне, гаилә кыйммәтләрен ныгытуны, махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне һәм мигрантлар белән эшләүне атады һәм барлык мөхтәсибләрне һәм нәзарәтнең оешма җитәкчеләрен шушы өлкәләргә игътибар биреп эшләргә чакырды.

Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев