Туган як

Ташкыннар кузгалыр чак

Март аеның икенче яртысына чыксак та, көннәр әле чагыштырмача салкын тора. Әгәр кинәт җылытып, карлар тиз эри башласа, районның кайбер авылларын һәм шәһәр урамнарын су басу куркынычы бар.

Түбән Кама районында 4 торак пункт – Кармалы, Прости, Дмитриевка, Ильинка авыллары һәм Красный Ключ бистәсенең яр буе куркыныч зонага керә. Шулай ук «Чистай – Түбән Кама» юлыннан Кармалы авылына илтүче һәм «Борок – Березовая Грива» авыллары арасындагы юл участокларына да су басу куркынычы яный.

Быел кар күп яуды, димәк язгы сулар да мулдан булыр. Бу мәсьәлә зур елгага якын урнашкан авыл кешеләрен генә түгел, район җитәкчелеген дә борчый. Атна саен уза торган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шушы мәсьәлә дә күтәрелде. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Рамил Муллин: «Бу хәлгә бик игътибарлы карарга, су басу куркынычы булган урыннарга даими күзәтчелек оештырырга. Авыл җирлекләре башлыкларына аеруча игътибарлы булу зарур» – диде.

«Түбән Кама коткаручылары язгы ташуны имин үткәрергә әзер», – дип җавап бирде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрһад Сафиуллин. Язгы ташуга бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив эш планы 15 мартта расланган. 375 кеше һәм 80 берәмлек техника, 19 йөзү чарасы, 5 мотопомпа тулы әзерлектә тора. Су басу куркынычы янаган участокларда вакытлыча күзәтү постлары куелып, җаваплы кешеләр билгеләнгән.

Камада су биеклеген «Кызыл Чишмә» су алу җайланмасында урнашкан стационар гидропост тикшереп тора. Әлегә Камада боз калынлыгы 60 сантиметр. Тик көннәр кинәт җылытып җибәргәч, кар да тизрәк эрер.

2021 елгы язгы ташуда республикада 20 муниципаль берәмлек территориясен, транспорт инфраструктурасы объектларын су баскан. Шул исәптән, 206 йорт яны территориясе, 540 бакча участогы, 9 түбән урнашкан күпер, 8 грунт автомобиль юлы ташудан зыян күргән.

Сүз уңаеннан, 2020 елда Камада боз 13 мартта ук кузгалган булган.

Ташулар башланганчы алдан ук әзерләнеп кую начар түгел анысы. Әзерлек дәрәҗәсе никадәр зуррак булса, шулкадәр ышанычлырак. Әле бит табигать көтелмәгән сюрпризлар да ясарга мөмкин.

Бу уңайдан, су басу куркынычы булган авыл җирлекләре башлыклары белән элемтәгә кердек.

Илдус Зәйнетдинов, Кызыл Чишмә авылы җирлеге башлыгы: «Безнең бистә янындагы дамба яңартылды, ул хәзер нык. Бистәне су басу куркынычы янамый дип ышанабыз. Тик шулай да, андый-мондый хәл чыккан очракта әзер тору комачау итми. Алдан ук Пробудиловка авылында яшәүчеләрне, алар күп түгел – 8 гаилә генә, һәм бакчачылык ширкәтләрен кисәтеп куябыз. Күбесенең телефон номерлары бар, даими элемтәдә торабыз. 5 бакчачылык ширкәтенең гомуми мәйданы 60 гектар, анда 1200 бакча. Күпчелек бакчачылар куркыныч килгән очракта нишләргә икәнен беләләр. Безгә бит кар сулары Уралдан килә, анда ташу кузгалган очракта кизү торучылар билгеләп куябыз».

Дамир Бадаретдинов, Прости авыл җирлеге башлыгы: «Безнең авыл зур елга ярында түгел. Тик шулай да авылыбыз инеше узган ел ярларыннан чыкты. Быел инде хәстәрен алдан ук күрдек: кизү торучыларыбыз да бар».

Әгәр су басу куркынычы булган урында яшәсәгез, берничә гади кагыйдәне исегездән чыгармагыз:

– Газ һәм электрны өзегез;

– Су акрын күтәрелсә кыйммәтле әйберләрне югары катларга яки түбәгә, чормага менгерегез, хайваннарны чыгарыгыз. Үзегез дә югарыррак урында калыгыз;

– Эвакуациягә әзер булыгыз. Үзегез белән әһәмиятле документлар, акча, кыйммәтле әйберләр, җылы киемнәр, берничә көнгә җитәрлек азык-төлек, су, шәхси гигиена әйберләре, медицина аптечкасы булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: