Студентларга аралашу мөмкинлеге
«Кама Артегы»нда «Лига форум» дигән яшьләр җыены уза.
Анда бөтен республикадан һәм Россиянең күп төбәкләреннән 1,2 мең студент катнашып, вакытларын файдалы уздыра. Алар өчен биредә бик күп чаралар программасы каралган.
Студентлар янына Татарстан рәислегенә кандидат Рөстәм Миңнеханов та килде. Аны республиканың яшьләр эшләре буенча министры һәм «Студентлар лигасы» президенты каршылады. «Лига форум»ны үткәрү белән нәкъ менә шушы оешма шөгыльләнә дә инде. Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләп: «Сезгә укуда һәм җәмгыятькә файдалы эшләрдә уңышлар, алга таба үсеш телим», — диде.
Рөстәм Миңнеханов «Кама Артегы» белән яхшы таныш. Ул шунда ук актлар залына юнәлде, анда мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы тармаклары вәкилләре һәм МХО ветераннары белән очрашты. Ул һәр юнәлештә эшләрнең барышы турында докладлар тыңлады, ә махсус операция ветераннарын армрестлинг буенча республика ярышларында җиңүләре белән котлады. Ветераннар, үз чиратында, хәрби хезмәткәрләр исеменнән республикага күрсәткән гуманитар ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.
«Лига форум» республикада 11 ел рәттән үткәрелә. Ул Татарстан һәм илнең башка төбәкләре студентларын берләштерә. Анда яшьләр таныша, аралаша, төрле юнәлешләр буенча яңа белемнәр ала. «Бу — белем бирү программасы. Монда халыкара һәм Россия класслы спикерлар чыгыш ясый. Зур иҗади программа һәм спорт программалары каралган. Балалар өчен бу, иң беренче чиратта, үз яшьтәшләре белән танышу мөмкинлеге. Чөнки биредә югары уку йортыннан — 400, урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән — 400, һәм яшьләр үзидарәсе лидерларыннан 400 — барлыгы 1,2 мең катнашучы », — диде ТР «Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов.
Форумда студентлар биш төркемгә бүленгән. Аларның һәрберсе үзләренең билгеле бер карашлар белән берләштерелә. Мәсәлән, «Тулпар» командасы үзе өчен төп кыйммәтләр итеп зирәклек, тизлек һәм ихласлыкны сайлаган. «Һәр юнәлешнең үз девизы бар. Безнеке — «Тиз хәрәкәт ит, ләкин аңлы рәвештә, һәр адым ихлас булсын һәм, шул вакытта, уңышсызлык иллюзия генә булып калсын». Ягъни, безнең миссия — катнашучыларга үзеңнең чынбарлыкны булдыручы икәнеңне җиткерү», — дип аңлатты «Тулпар» юнәлеше лидеры Мария Водянина.
«Форум лигасы» 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шуннан соң студентлар үз шәһәрләренә таралып, уку елын башлаячак.
Алмаз Кашаев
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев