Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Сезнең өчен тибә һәрбер йөрәк»

«Дөнья мине үзгәртте, еламаска өйрәтте», — ди Рәмис Радик улы Нәбиуллин шагыйрь Хәсән Туфан сүзләре белән.

— Әнием, хәлләрең ничек?

Рәмис шул сүзләр белән һәркөн әнисен сәламли. «Шул сүзләрне ишетсәм, болытлы көннәрдә дә гел кояш балкый кебек, күңелләре гел сафлыкта, яктылыкта баламның», — ди хезмәттәшем, күп еллар буе бергә шатланышып эшләп йөргән Миләүшә ханым. 

Рәмисне күреп белмәсәм, аның турында язмас идем, чөнки белмәгән кешеләр турында язып булмый. 

Миләүшә тормыш иптәше Радик һәм ике баласы белән Түбән Камага Норлат районы Кычыткан авылыннан килеп урнаша. Рәмис тугызынчы сыйныфны бетергәч, 44 көллияткә керә һәм слесарь КИПиА һөнәре буенча укый. Вакыты җиткәч, армия сафларына алынып, Свердловск шәһәрендә хезмәт итә. Командирлары тарафыннан мактау сүзләрен күп ишетә, әтиәнисенә шундый инсафлы бала тәрбияләгәннәре өчен мактау хаты да җибәрәләр. 

Армиядән кайткач, заводка эшкә урнаша. Күп тә үтми, күңеленә хуш килгән кызны очратып, матур гына туйлар ясап, өйләнешәләр. Бер-бер артлы кызлары һәм уллары туа. Тормыштан ямь алып, сөелепсөенешеп шулай яхшы гына яшәп ятканда, көтмәгәндә дөньялар буталып китә, иң яхшы егетләребезне илебезне сакларга чакыралар. Армиядә булган, мылтык тота белә, дигәннәрдер инде — 2022 елның 29 сентябрендә Рәмисне дә махсус хәрби операциягә алалар. Мөмкинлек чыккан саен: «Минем өчен борчылмагыз, барысы да яхшы, үзегезне кайгыртырга онытмагыз, исән-сау булыгыз», — дип, туганнарына телефоннан шалтырата яки язып булса да җибәрә ул. 

Күпмедер вакыт үткәч, Рәмис ялга кайта. Аны яңа фатирда каршылыйлар (яңа фатирга чиратта торган булганнар, моңа кадәр кеше фатирында яшәгәннәр). Чәчәк бәйләмнәре тоткан Рәмисне гаиләсе, әтиәнисе ничек шатланып-куанып каршы алганнарын үз башына төшмәгән кеше генә күз алдына китермәс. Хәтта әнисе белән сеңлесенә дә чәчәкләрнең иң матурларын сайлаган. Бәләкәчләренә күчтәнәч тә алган. Кичен туганнары җыелып, әтисе гармунда уйнап, бергәләшеп җырлап, шатланып, матур итеп бәйрәм иткәннәр. Очрашулары туганнар белән шулай җыелышып (саный китсәң, бик күп инде алар), күңелле үтә икән. 

«Дөнья мине үзгәртте, еламаска өйрәтте», — ди Рәмис Радик улы Нәбиуллин шагыйрь Хәсән Туфан сүзләре белән. Язмыш бәндәне туганнан бирле сыный, кем бирешә, кем алга атлый. Артка чигенергә ярамый, Рәмис андыйлардан түгел. Аның девизы: сынмаска, сыгылмаска! Артта — туган ил, уенда — гаиләсе, гөнаһсыз сабыйлары. «Алар миңа көч бирә, алар турында күбрәк уйласам, эшләрем гел алга гына бара», — ди Рәмис һәрвакыттагыча елмаеп. 

Сынаулар, сынаулар... Аның тагын бер яхшы сыйфаты бар — гаделлекне ярата. Күп нәрсәләр кирәклеген, авыр, катлаулы мизгелләр булганда да югалып калмаска өйрәнүен әйтә. Шулай булырга тиеш, ул бит татар егете. Һәр эшнең үз нечкәлеге, җае бар дигәндәй, барыннан да бигрәк уяу булырга, артың белән торганда да дошманны тоя белергә кирәк икән анда. 

Мәхәббәтнең бөек көченә ышанып, төшенкелеккә бирелмичә, чын ирләрчә яшәргә, көрәшергә тырыша Рәмис. Киләчәктә рухи һәм физик яктан көчле булып, гаиләсен җил-яңгырдан саклап яшәячәгенә куана, үз-үзенә ышанганда гына алдындагы киртәләрне җиңә алачагын белә ул. 

Авыр чакларда төшенкелеккә бирелмәс өчен, татар җырларын яңгыратып күңелләрен юаталар икән егетләр. Чит җирләрдә татар моңы искән җилләр белән еракларга таралып, дошманнарны кире кусын, ил-җирдә тизрәк тынычлык урнашсын! «Үзем җырлыйм, ә янымда гармунын тотып әти торадыр кебек. Түз, улым, сабыр бул, исән-сау булып тизрәк әйләнеп кайт, дип әйтә шикелле», — ди Рәмис. Өеңдә көтеп торучылар булу — зур бәхет! 

Хәрби хезмәт аларны төрле яклап тәрбияли, сыный. Тормышның ямен белергә өйрәтә. Җиңелү безгә хас түгел. Аллаһым, рәхмәтеңнән ташлама, сабыйларны ятим итмә. Әтиәниләрне борчуга салма! «Туган, торган җир — адәм баласының соңгы утравы», — диләр. Шул утрауда үз гаиләң, туганнарың белән аралашып, күп еллар сәламәт булып яшәргә язсын. 

Мин Рәмисне милләтебезнең кыю, батыр улларының берсе, дияр идем. Нәселе алдында йөзе пакь. Хәрби хезмәтне үтәү бар кешегә дә эләкми. Исән-сау күрешергә язсын. Аллаһ татар егетләренә санап биргесез сәләт бирә. Ул туган җирләрдән ерак йөрсә дә, гаиләсен кайгырта. Һәркөнне шалтыратып (мөмкинлеккә карап) хәлләрен белешә. Әнисенең борчылуыннан бик курка. 

Халкың, илең, милләтеңне яратканда гына хезмәт итүләре бер горурлык. Ышанычлы терәге булган тормыш иптәше Диана, өзелеп яраткан балалары, әти-әнисе, туганнары аның исән-сау тиз арада әйләнеп кайтуын көтеп яшәгәннәрен ул яхшы белә. Балалары — аның юанычлары һәм куанычлары. Сабырлык белән яшәргә кирәк. Болар барысы да әнисе Миләүшәгә хас сүзләр. «Аллаһка шөкер, яраткан ирем янымда, дүрт оныгым бар, кызым белән кияү кайгыртып, хәлләремне белеп торалар. Телефон аша улымның тавышын ишетеп тору яшәргә көч өсти. Бирешергә ярамый, син бит солдат әнисе, дип үз-үземне юатам», — ди йөзеннән елмаю китмәс Миләүшә. 

Р. S. Бу язманы тәмамлаганда: «Шушы көннәрдә Ришат исемле дустыбыз безне мәңгелеккә ташлап китте. Урыны җәннәттә булсын», — дип, Рәмис шалтыратты. 

Ришатның өченче баласы туасы булган, ә үзе күптән түгел генә ялга кайтып киткән. Ирләргә дә еларга туры килә, бу хәбәрне җиткергәндә Рәмиснең күңеле тулып, иптәшен югалту хәсрәтеннән, елаганы ишетелде. Ришат белән алар бергә эшләгәннәр һәм хезмәткә дә бергә киткәннәр икән. Бер гаилә булып, тату яшәгәндә, дустыңны югалту бик зур хәсрәт шул. 

«Башка югалтулар булмасын иде инде», — дип сүзен тәмамлады Рәмис. Әмин! Сезнең өчен дога кылабыз. «Исән-имин булыгыз» дип, сезнең өчен тибә һәрбер йөрәк. 

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев