Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Шәһәр көне: кайда, нәрсә?..

Бәйрәм ике көн — 22 һәм 23 сентябрьдә дәвам итәчәк.

Быел шәһәребезгә — 57 яшь. Түбән Камага 1966 елның 22 сентябрендә рәсми рәвештә «шәһәр» статусы бирелгән. Шул хөрмәткә ул көн бездә күп еллар дәвамында Шәһәр көне буларак билгеләп үтелә. 

Әлбәттә, бу бәйрәм гади күңел ачу көне генә түгел, «Шәһәрнең нигезен салган беренче төзүчеләрне, аның беренче җитәкчеләрен, табибларны, укытучыларны искә алу, әле бүген дә безнең арада шәһәребезне тагын да ямьләндерүгә көч куючыларны хөрмәтләү һәм аларга рәхмәт белдерү көне дә бу. Балаларыбызны без шулар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш», — диде бәйрәм алдыннан җирле журналистлар белән очрашу вакытында Түбән Кама мэры Рамил Муллин. Тагын шунысы да бар: тиздән Түбән Каманың зур юбилее — 60 еллыгы якынлаша. Быелгы бәйрәм әлеге күркәм датаның башлангычы булуы хакында да искәртте җитәкче. 

Бәйрәм ике көн — 22 һәм 23 сентябрьдә дәвам итәчәк. Ул бүген, ягъни 22 сентябрьдә, 7.30-10.00 сәгатьтә «Эшкә — велосипедта» акциясе белән башланып китте. Ә 17.30 сәгатьтә түбәнкамалылар «Җәлил» театр комплексында «Голоса города Н» театрын бушлай карый алачак. 

Төп бәйрәм чаралары шимбә көнне — 23 сентябрьдә була. Ул көнне 10.00 сәгатьтә Бакый Урманче исемендәге бульварны һәм сирингарияне (сирень бакчасы) ачу планлаштырыла. Ә 10.30 сәгатьтә яңартылган, үзгәртеп корылган «Изге Чишмә» комплексын ачу тантанасы була. Комплекска реконструкция ясау — сәнәгать предприятиеләренең ярдәме белән тормышка ашырылган проект. 

Экстремаль спорт төрләре һәм урам сәнгате фестивале дә түбәнкамалыларны һәм килгән кунакларны битараф калдырмас. Ул 12.00-18.00 сәгатьтә «Айда» экстрим-паркында узачак. 

13.00-16.00 сәгатьтә «Гаилә» шәһәр паркында бәйрәм кунаклары өчен ярминкә, күргәзмәләр, спорт һәм интерактив мәйданчыклар белән күңел ачу программасы әзерләнгән. 

Алга таба бәйрәм «Манзара» сәүдә үзәгенә күчәчәк, анда 16.00-18.30 сәгатьтә шәһәр берләшмәләреннән мототехника күргәзмәсе; 13.00-21.00 сәгатьтә сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта беренче гастрономия фестивале һәм «Бакча-фест» ярминкәсе узачак. 

16.00-21.00 сәгатьтә «Манзара»да җирле коллективлар катнашында концерт оештырыла. Сәхнәдә шулай ук «Казан егетләре» һәм Динар Рәхимовның «Guns &» төркемнәре дә чыгыш ясаячак. Россиянең «Отпетые мошенники» поп-төркеме Шәһәр көненең хедлайнеры (headline дигән инглиз сүзенән алынган) булачак, диләр бәйрәмне оештыручылар. Бүгенге көндә «хедлайнер» дигән өлкәннәргә ят бу сүз афишаларда еш күренә башлады. Шоу-бизнеста оештырылган зур концертларга чакырылган мәшһүр җырчылар дип аңларга инде аны. Яшьләр аны шулай дип кабул итәләр дә. Ә өлкәннәр, ветераннар өчен үткән заманнарның җырлары тансык, әлбәттә. Кыскасы, бәйрәмдә өлкәннәрне дә һәм яшьләрне дә җәлеп итәрлек күп чаралар көтелә. 

Мәгълүм сәбәпләр аркасында, быел салют булмаячак. 
Фото e-kama. ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев