Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Сәфәр чыгар аты бар»

Үзәк китапханәдә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, Ринат Мөхәммәдиевкә багышланган кичә булды.

Үзәк китапханәдә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм башка бик күп бүләкләр иясе Ринат Мөхәммәдиевкә багышланган «Сәфәр чыгар аты бар...» дип исемләнгән әдәби кичә булды. 

Кичәне алып баручы, Кол Гали исемендәге китапханә мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәлия Гыйбадуллина, чара башлануга ук: «Ринат Мөхәммәдиев турында сөйләгәндә «Кем соң әле ул?» дип сораучы булмас, чөнки аның исеме барыбызга да яхшы таныш. Татар дөньясында язучы Ринат Мөхәммәдиевне белмәгән кеше юктыр?!» — дип, сүз сөрешен бик оста гына итеп төп темага юнәлдерде. Очрашу кичәсе, шунда ук сорашу- әңгәмә рәвешен алды. 

Монда инде язучының иҗатына гына түгел, ә җәмгыятьтә биләгән урынына, хәтта шәхси тормышына кагылышлы сораулар да яңгырады. Чөнки Ринат абый тирән белемле язучы гына түгел, һәрчак халык арасында кайнаган, кешеләр психологиясе нечкәлекләрен күңеле белән тоя белгән, киңкырлы шәхес тә әле. Алай гынамы — бөтен төрки дөньясында һәм башка бик күп илләрдә әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителгәнен һәм аның иҗатын тугандаш илләрдә дә яратып укыганнарын һәркем белә. Юкка гына Төркиянең әдәбият һәм мәдәният өлкәсендәге Халыкара әдәби премиясе лауреаты булмагандыр?..

Әңгәмә барышындагы сорауларның берсенә җавап биргәндә, Ринат аганың авызыннан «Мин — бәхетле язучы» дигән сүз чыкты. Язучы кешенең бәхете нәрсәдә соң? Әлбәттә, китапларында. Әгәр китапларын яратып укыйлар икән, язучы өчен аннан да зуррак бәхет бармы бу дөньяда?.. 

Танылу шулай башлана 
1990 нчы еллар... Җәмгыятькә зур үзгәрешләр алып килгән болганчык еллар... Хәтерләсәгез, кешедә рухи азык түгел, күбрәк тамак кайгысы иде. Җәмгыять кенә түгел, мәдәният, әдәбият та зур үзгәрешләр кичерү алдында. Кеше совет әдәбияты дигән нәрсәдән бизә, тотрыклылык югала башлаган чак. Әнә шул чорда Ринат Мөхәммәдиевнең «Кенәри — читлек кошы» дигән роман-китабы дөнья күрде һәм ул тиз арада укучыларның мәхәббәтен яулап алды. Ул вакытта «Кенәри...» не укымаган кешегә ничектер мескен итеп, кызганып карыйлар иде шикелле. 

Ни өчен китап шулай тиз арада халык мәхәббәтен яулый алды соң? Ул вакытта, ничектер, уйланылмаган. Ә хәзер уйлана калдым. Мин әдәби тәнкыйтьче түгел. Ләкин китапны укучы (яратып укучы!) буларак үземнең фикеремне әйтәм: Ринат абый кирәкле вакытта, кирәкле урында булган һәм шул чорда кешеләр күңеле нәр сәне тансыклаганны бик яхшы аңлап язган ул китабын. Матур итеп, әдәбиләштереп, халык күңеленә үтеп керерлек итеп бирә алган. Чөнки аңа кадәр совет әдәбияты беркайчан да җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне ачмый иде. Совет идеологиясенең нинди зур көчкә ия икәнен бүгенге көн күзлегеннән караганда тагын да яхшырак аңлыйсың. Барысы да көчле цензура аша үтә һәм барысы да «ал да гөл» итеп күрсәтелә иде. Алда — гөл, ә артта?.. Ринат Мөхәммәдиев әнә шул "арт«ыбызны ачып бирде. Югары катлау арасындагы әхлаксызлык, ришвәтчелек, азгынлык, эчкечелек, фахишәлек һәм башка яман гадәтләрне курыкмыйча фаш итте ул. Халык әнә шул фаш итүгә нык тансыклаган иде ул чакта. Буа ерылды... 

Бу Ринат Мөхәммәдиевне язучы буларак укучыга таныткан беренче күләмле әсәре иде ялгышмасам. Һәм ул берничә тапкыр зур тиражлар белән басылды. Аннан соң — кайберәүләрдә каршылыклы фикерләр тудырган «Сират күпере» романы, «Утлы таба өстендә» дигән сәяси документаль повесте... Язучының яңа табадан төшкән коймактай һәр яңа әсәрен укучы «йотып» кына барды... 

Хакыйкать каршылыкта туа 
Кичә булырга берничә көн алдан, бер өлкән дустыма: «Язучы Ринат Мөхәммәдиев китапханәгә укучылары белән очрашырга килә икән ишеттеңме?» дип сораган идем. «О-о, күптән безнең якларга килеп чыкканы юк аның. Мин аның иҗатына мөкиббән. Ринат бит ул — Ринат, патшалар сынлы. Аның килешкилбәтеннән үк затлылык бөркелеп тора», — дигән иде. Килешәм! 

Дөрес, Ринат Мөхәммәдиев турында фикерләрнең төрлеләрен ишетергә туры килгәләде. Ул бик каршылыклы язучы дип әйтүчеләр дә бар. Хәер, каршылыкларда гына хакыйкать ачыла, дигән гыйбарәне дә онытмаска кирәктер. Хәтта шушы очрашуга килгән китап сөючеләр арасыннан да язучыга кыен сораулар биреп, аны «капшап» карарга җөрьәт итүчеләр булмады түгел. Ләкин язучы үз асылына хилафлык китермәде: кычкырмады, башка кайберәүләр кебек нәрсәдер расларга тырышып тавышын күтәрмәде, мәгърур булып кала бирде. Ә зал аны, чын мәгънәсендә бирелеп, тын алырга да куркып тыңлады... 

Ринат Мөхәммәдиев — Татарстан Язучылар берлеген ике срок җитәкләгән кеше. Җ итмә сә, 1990 еллар (!) башында Татарстаннан Россия Югары Советына сайланган халык депутаты буларак, Россия Югары Советының Президиумы әгъзасы һәм Югары Советның Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе булып эшли. Әгәр ул вакытларда югары даирәләрдә барысы да майлаган кебек баргандыр, дип уйлаучылар бар икән, гафу итегез, күпләрне сындырган, язмышларын ватып-җимергән, җәмгыятьне 180 градуска борган заманнар ул! Әнә шул чакта, үз фикерен курыкмыйча әйтә алган кеше дә әле Ринат Мөхәммәдиев! 

Ул — чыннан да, бәхетле язучы 
Бүгенге көндә Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев Мәскәүдә яшәп иҗат итә. Ул Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлеге әгъзасы, шул берлекнең рәис урынбасары, Мәскәүдә чыга торган «Татарский мир» («Татар дөньясы») иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире. Шул ук вакытта ул тел галиме дә — филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәсе бар. Ә инде кабатланмас иҗаты өчен лаеклы рәвештә бирелгән күпсанлы исемнәрен, дәрәҗәләрен санап торуны мин максат итеп куймадым. Чөнки очрашуда Ринат ага үзен ныклап мактарга җыенучыларны, «Мине мактамагыз!» дип, тиз генә туктата да белде. Әйе, ул үзенә карата тәнкыйтьне дә аз ишетмәгән, мактау дәрьясында да күпме кирәк шуның кадәр коенган шәхес. «Татар язучысы» дигән исемне горур йөртүче, дөньяга анык карашы, киләчәккә ныклы ышанычы булган, үзенең чын дәрәҗәсен белүче шул ук вакытта тыйнак шәхес итеп күрдем мин аны бу очрашу кичәсендә. Чыннан да, ул — бәхетле язучы... 

Кичәгә килгән кунаклар арасында Республика Милли китапханәсе хезмәткәре Зәйнәп Әбүгалим кызы, шәһәребезнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе һәм аксакаллар шурасы әгъзалар, яшьләр һәм, гомумән, күпсанлы әдәбият сөючеләр катнашты. 

Үзенең матур моңнары белән Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узган кичәләргә ямь бирүче Илһам Хисмәтуллин җырлавы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюр ага Гайнемөхәммәтовның тальянда өздереп халык көйләрен башкаруы тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. 

Язма ахырында шуны да искәртү урынлы булыр: халкыбызның күңел җәүһәрләренә әверелгән шундый затлы шәхесләр белән очрашулар әзерләгән һәм уздырган Үзәк китапханә хезмәткәрләренә, шәхсән, китапханәләр системасы директоры Гөлназ Араслановага Түбән Кама әдәбият сөючеләре һәрчак рәхмәтле.

Лилия Бусыгина фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев