Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «Танеко Арена» комплексын ачты

«Танеко-арена» төзелеше 2023 елның июлендә башланды.

Түбән Камада 22 декабрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Танеко Арена» яңа боз манежы ачылды.

Тантанада шулай ук «Ак Барс» командасының элекке капитаны Данис Зарипов, Түбән Кама мэры Рамил Муллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин катнашты.

Ясалма бозлы ябык шугалак хоккейчылар һәм фигуристлар өчен күнегүләр урыны булачак, ә калган вакытта бозны шәһәр халкының күпләп шууы өчен ачачаклар. Шулай ук манежда следж-хоккей буенча команда шөгыльләнәчәк.

Бер катлы бинада шугалактан тыш тимераяклар прокаты пункты, медпункт, спортчылар өчен киенү бүлмәләре, административ-көнкүреш биналары бар.

«Танеко-арена» төзелеше 2023 елның июлендә башланды. Комплекс Төзүчеләр проспектында 47 нче микрорайонда урнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев