Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Рөстәм Галиев: «Чишмә бер урында тормый, ул агарга тиеш»

Түбәндә аның белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

«Туган як»ның узган елгы 22 декабрь санындагы «Кичәдән соң булган уйланулар» дигән мәкаләдә, Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры режиссеры, Татарстанның халык артисты, «Җидегән чишмә»не оештыру җитәкчесе Рөстәм Галиев әдәби-музыкаль берләшмәнең бүгенге хәле турында уй-фикерләрен халыкка җиткерергә, Яңа ел бәйрәмнәре узгач, газетага интервью бирергә теләге барлыгын белдергән иде. «Вәгъдә — иман» дигәндәй, менә ул көн килеп җитте. Түбәндә аның белән әңгәмәне тәкъдим итәбез. 

— Рөстәм әфәнде, «Җидегән чишмә» сезнең театрга беркетелгәч, әдәби-музыкаль берләшмәнең ике кичәсе әзерләнде һәм узды. Алар сездә ниндирәк тәэсир калдырды? 
— Мондый очракта утка ташланган кебек ташланасың инде. Берсе үзебезнең театрга багышланды. Кичә театрның тарихына, аның милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклауда әһәмиятен аңлатуга багышланды. Икенче кичә шәһәребездә күренекле урын биләгән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә, анда йөрүче иҗатчыларга багышланган иде. Без аларны зурлап уздырдык. 

— Сез, ниһаять, «Җидегән чишмә»нең әвәлге данын, халәтен кире кайтарып булыды, дип уйлыйсызмы? 
— Әлбәттә, ничек кенә җавап бирсәм дә, аннан кыек эзләүчеләр табылачак. Дөресен генә әйткәндә, «Җидегән чишмә» кичәләрен оештыруны театрга бирү белән кайберәүләр килешмәде. Рөстәм Галиев дан алыр, тагын да биеклеккә күтәрелер, дип куркалар, күрәсең. Мине күтәрергә кирәкми, күтәреләсе күтәрелгән, төшәсе төшкән. Бу минем язмышыма язылган миссия. Озак еллар мин сценарист, алып баручы буларак, «Җидегән чишмә» эчендә яшәдем, аны җилкәсендә күтәреп торучылар рәтендә булдым. Бүген дә театр кебек авыр тауны күтәреп торам. Инде менә язмышыбызга «Җидегән чишмә» дә өстәлде. Бу заманда аны да җиренә җиткереп күтәреп торырга тырышырга кирәк.

— Сез бу хәлдән чыгу юлларын тәгаен беләсезме? Гомумән, «Җидегән чишмә»нең элекке данын кайтаруны ничек аңлыйсыз? 
— Миңа калса, элекке данын кайтару ул элеккечә эшләү дигән сүз түгел. Аның элекке данын заман кешесенә яраклаштырып, яңача ысуллар белән кайтарырга мөмкин. Әйдәгез, бераз «Җидегән чишмәнең» үткәнен исебезгә төшерик. Узган гасырның 1986, 1987 нче елларында аны берен-че күргән көннәрем хәтердә. 1988 нче елда, чынлап торып, "Җидегән чишмә"кичәләрен үзем алып барган кеше була-рак, ул чакта кичәләрнең ничек гөрләп узганын яхшы хәтерлим әле. Чөнки ул татар милләтенең күтәрелеп килә башлаган чаклары иде. Кеше иркенләп милләт турында уйлый башлады. Ул кичәләр ниндидер саф һава кебек килеп керде адәм балаларының күңеленә. Татар дөньясында мәшһүрлек яулаган Сибгать Хәким, Сара Садыйкова, Гомәр Бәшировлар һ.б... Халык алар белән аралашып туя алмый иде. Кичәләр 4-5 сәгать барса да, халык ялыкмый. Чөнки ул шәхесләрнең һәр әйткән сүзе тамашачы күңеленә сары май булып ята иде. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова сузып җырлап җибәрсә, аларның моңы бөтен халыкның күңеленә кереп утыра иде бит. Шул елларда олуг шәхесләрдән Әхсән Фәтхетдинов күтәрелеп чыкты, шул җирлектә татар театры барлыкка килде, Наил абыйның "Нардуган"ы аваз салды, җырчы-композитор Илһам Хисмәтуллин шәхес буларак үсеп чыкты, шәһәребездә театр, мәчетләр, татар матбугаты һ.б. шушы күтәрелеш чорында барлыкка килде. Менә бу күтәрелешләр үзләре "Җидегән чишмә«лек милләтебез өчен саф һава иде. «Җидегән чишмә» дә шуннан гөрләп яшәп китте, беренче сулышын шунда алды. 

— Ә икенче сулышы?.. 
— Әйе, чишмә бер урында гына торырга тиеш түгел, ул агарга тиеш. Шул чакта гына чишмәнең суы саф була... Мин аның икенче сулышы 90 еллар башыннан 99 елларга кадәр барды, дияр идем. Бу — "Җидегән чишмә«нең шәһәребездә генә түгел, республикада да танылу алган чорлары. Хәтта Мәскәүдә — МХАТ театрында... Үзебезнең 8-9 автобуска төялеп, без Мәскәү каласына да бардык бит әле. Анда Равил хәзрәт Гайнетдингә багышланган кичә узды. Анда ул чактагы Мәскәү мэры Юрий Лужков та килгән иде. Шаулаттык Мәскәү каласын! Адәм сөйләп, адәм ышанмаслык югарылыкта узды ул кичә... Казанның Камал театрында үткән «Бер очрашу — бер гомер» дигән кичәне искә алыйк. Анда моңарчы "Җидегән чишмә"дә булган барлык шәхесләрне җыйдык. Татарстан тамашачысы милли күтәрелеш, милли аң, милли аһәң дигән һаваны сулады. Бу Түбән Кама "Җидегән чишмә"сенең төп миссиясен күрсәтте.

— Инде менә «Җидегән чишмә»нең өченче сулышына килеп җиттек. Һәм... 
— Чишмәбез, менә шулай әкертен-әкертен ага-ага, заман үзгәрешләренә килеп керде. Замана гына түгел, кешеләр дә үзгәрде. Җәмгыятьтә «үзгәртеп кору» башланды. Халык әле теге якка, әле бу якка айкалдычайкалды. Әле шул чакта да «Җидегән чишмә» үзенең саф сулышын һаман биреп торды. Тик... Әйдәгез, гади генә бер чагыштыру китерәм. Менә без элек җыйнаулашып бер колхоз ашханәсендә ашый идек һәм шуңа риза идек. Хәзер исә ашханәләрнең, кафеларның, рестораннарның ниндиләре генә юк, аларга кереп нинди генә ризык ашамыйлар! 81 нче елгы ашханәләрдәге бәрәңге боламыгы кирәк түгел хәзерге яшьләргә. Аларны экзотик ризыклар кызыктыра. Менә бу матди ризык белән рухи азык шикелле инде. Әйдәгез, теге гасырда калган «Җидегән чишмә» кичәсен бу гасырга күчереп карыйк әле. Нәрсә күрербез? Иманым камил, зал буш булачак. Ул инде үткән гасыр, ә бу — яңа көн, яңа гасыр. Бүгенге заман космос, социаль челтәрләр заманы. Әйе, өлкән буынга "Җидегән чишмә"нең бүгенгесе кирәк түгел. Аларның күбесе үзләрен күрсәтергә йөрүчеләр. Трибунага менеп, нәрсәдер сөйләмәкчеләр. Кемнәргәдер ярау өчен генә, шулай итеп "Җидегән чишмә«нең данын күтәрергә була дип әйтергә намусым кушмый. Ә яшьләргә кызыкмы ул? Никадәр генә ыңгырашсак та, бүгенге көннең таләпләре, кичәгенеке белән туры килми. Чөнки беренче көн — ул тарих, икенче көн — автобиография, безгә хәзер яшьләрне ияртергә кирәк. 

— Ә Түбән Каманың мәдәни брендына әверелгән әдәби-музыкаль берләшмә кичәләрен бүгенге хәлгә төшермичә генә әйләнеп үтеп булмый идеме? 
— Аның өчен замананы әйләнеп үтәргә кирәк, ә бу мөмкин хәл түгел. Замана үзгәрә, аңа кушылып кешеләр үзгәрә. Шуларга өстәп, берләшмәгә төрле кеше хуҗа була башлады, төрле сүзләр йөри башлады. Әнә шунлыктан өченче сулышны ала алмады «Җидегән чишмә». Чираттагы сулышны алыр өчен, Тинчурин әйтмешли, яңа башлар кирәк иде. Яңача яшәп китәргә кирәк иде музыкаль берләшмәгә. Ә теге урында калган өлкән кешеләр һаман да "Җидегән чишмә"нең беренче көннәрен сагынып яши. Бу әле хәзер дә шулай дәвам итә. Алай яшәргә кирәк түгел. Безгә андый бәхәсләр кирәкме хәзер? Безгә хәзер "Җидегән чишмә"не саклап калырга кирәк. Мин бүген әдәби-музыкаль берләшмә кичәләрен дәвам итәргә җыенам икән, бу минем үзем өчен генә түгел бит. Халыкка нәрсә кирәк, тамашачыга нәрсә кирәк — беренче чиратта шуларны уйлыйм. Ә хәзергечә мәҗбүриләп, "пригласительный"лар таратып кына кешеләрне кичәләргә җәлеп итеп булмый. Кичәләрнең сәхнәсенә яшьләр менсә, залда да яшьләр булыр. Бу — алар заманы.

— Ә яшьләрне чакырырга нәрсә комачаулый соң? 
— Үткән елларда "Җидегән чишмә«ләренең оештыру төркемендә шундый сорау куйсаң, хәтта исемен әйтүгә, шунда ук киресен сукалый башлыйлар иде. Имеш, нәрсә кырган соң әле ул малай, нишләгән соң әле ул кеше «Җидегән чишмә» сәхнәсенә күтәрелерлек, дип бәхәсләшәләр иде. Теге кирәкми, бу кирәкми, нәрсәгә алар... Әле алар өлгермәгән... Нишләгән әле ул җырчы, нишләгән әле ул яшь шагыйрь?.. Нишләсен, без аны "Җидегән чишмә«гә чакырмасак, театрга чакырмасак, драматург буларак әсәрен куймасак... Әлбәттә, болай уйлау дөрес түгел. Югыйсә, «Җидегән чишмә» советына, белдекле кешеләр, үзләрен олы шәхес итеп санаучылар җыела иде. Кайчандыр хәтта рәссам Әхсән Фәтхетдиновны, өлгермәгән әле ул, диделәр. Шәһәребезнең бер зыялысы, Фәтхетдинов турында да, ул рәссам түгел, ә такта-токта ватучы, аңламыйм мин аның сәнгатен, дигән иде. Югыйсә, Әхсән ага ул вакытта республиканы гөрләткән зур рәссам иде. Ул чакта да, бүген дә, киләчәктә дә зур булачак рәссам ул. Хәзер шулай әйткән кешеләрнең берсе дә юк инде. Ә Әхсән Фәтхетдинов, зур бер кораб кебек, Түбән Каманың даны булып тора.

— Чыннан да, бүгенге көндә яшьләр арасында «Җидегән чишмә» сәхнәсенә күтәрелерлек, зур залларга тутырып тамашачы җыярлык замана яшьләре бармы?
— Мин үзем дә «Җидегән чишмә» кичәләренә теләсә кемне чакыру ягында түгел. Бөтен уем, кичәләргә кешеләрнең күңеленә үтеп керердәй яңа сулыш өрү. Хәзерге вакытта нәрсә белән җәлеп итә алабыз кешеләрне, яшьләрне? Менә шундый шартларда шәһәребез җитәкчесе Рамил Хәмзә улы "Җидегән чишмә"безнең бүгенге халәте турында борчылып уйлангандыр, киңәшләшкәндер, кемнәр беләндер фикерләшкәндер, мөгаен. Ул "Җидегән чишмә«не театрга бирәбез һәм ул эшләп китәргә тиеш дип, үз фикерен әйтте. Шәһәр җитәкчесе шундый тәкъдим керткән икән, кичәләргә яңа сулыш өрүне безгә ышанып тапшырган икән, моны без үтәргә тиеш. Буш сүзләр белән вакытны әрәм итәргә кирәк түгел. Һәм без башладык. Беренче кичә китте, икенче кичә узды... Аена бер кичә әзерләргә, диелде. Инде өченчесе — яшьләр тематикасына килеп терәлде. Бу тематиканы советта күтәрдек. Фирдүс Тямаевны чакырырга, дигән карарга килдек. Әлбәттә, беркем дә, ул бүген артист түгел, ул күренекле кеше түгел, дип әйтә алмас. Начармы, яхшымы, тамашачы аны ярата. «Безнең Тямай» дип сөйләүләре генә ни тора! Димәк, Тямаев — бүгенге көндә шәхес. Ул беркем дә җыймаган залларны җыя. Шул кадәр халык җыя алган җырчыны «Җидегән чишмә» гә ничек чакырмаска инде?! Ул җырлый икән, татар милләтенең үзәгендә тора икән, аны яраталар икән, фикере бар икән, уе бар икән, димәк, ул халык арасында яши. Ә халык эче — үзе «Җидегән чишмә». Аеруча, яшьләр ярата аны. Безнең максат та «Җидегән чишмә» гә яшьләрне тарту түгелмени?! Тямайлар, Илсөя Бәдретдиновалар, Элвин Грейләр тота бүген сәхнәне. Аларны җәмгыять үзе үстереп чыгармадымыни?! Шулай итеп без Фирдүс Тямаев кичәсен әзерләдек. Тик, һава шартлары начар булу сәбәпле, ул килә алмады, кичә узмады. Ләкин ул очрашу киләчәктә булачак.

Бу елда шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинга, җырчылар Идрис Газиевка, Сиринә Зәйнетдиновага, язучы Данил Салиховка, шәһәр җитәкчесе Рамил Муллинга һәм "Мөслим якташлык җәмгыяте"нә, рәссам, сынчы Әхсән Фәтхетдиновка, Түбән Кама районы авылларының иҗади шәхесләренә, архитектор Фирдәвис Хановка, шәһәрнең талантлы балаларына, шагыйрә, композитор Зифа Нагаевага багышланган кичәләр булыр дип көтелә. 

— Димәк, хәзер эшне алга таба дәвам итү юнәлешләре билгеле?
— Мин — эш кешесе. Миңа "Җидегән чишмә"не алып барырга, оештырырга күрсәтмә булды. Алып бара алган кадәр театр белән алып барачакбыз. Кем нәрсә сөйли, кем нәрсә әйтә — безнең анда эшебез юк. Конкрет эш бар. Эшләргә кирәк — төп девизым шул. "Җидегән чишмә"нең киләчәге булсын өчен бүген яңа режиссерлар, алып баручылар, сценаристлар, җырчылар әзерләргә тиешбез. Эш барышында фикер каршылыклары булгалый инде ул. Ләкин бер чикне узмаска кирәк. Төрлең төрле якка тарта икән, берни дә барып чыкмый. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш!

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев