Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Рамил Муллин Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Күпмилләтле Түбән Камабызда яхшы, сәламәт, акыллы һәм игелекле варислар тәрбияләүдә һәм тормышны дәвам итүдә ана буларак сезнең батырлыгыгыз бәяләп бетергесез, диелә котлауда.

Кадерле хатын-кызлар!

8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне — Яз, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме белән иң җылы һәм эчкерсез котлауларны кабул итегез! 

Тормышыбызда хатын-кызлар үзләренең гаҗәеп талантларын һәм сәләтләрен күрсәтмәгән тармак юктыр, мөгаен — сез ир-атлар белән бертигез эшлисез, еш кына югары һөнәри осталык, эшкә җаваплы мөнәсәбәт, зур эшчәнлек үрнәкләре күрсәтәсез. Шул ук вакытта сез гаилә учагын саклаучылар, туганнарыгыз өчен өмет һәм таяныч, яраткан хатыннар, әниләр, кызлар булып каласыз. Сезнең мәхәббәтегез һәм кайгыртуыгыз якыннарыгызны көчлерәк итә, аларның үз-үзләренә ышанычын арттыра, махсус хәрби операция зонасындагы ир-атлар өчен ышанычлы тыл булып тора.

Күпмилләтле Түбән Камабызда яхшы, сәламәт, акыллы һәм игелекле варислар тәрбияләүдә һәм тормышны дәвам итүдә ана буларак сезнең батырлыгыгыз бәяләп бетергесез.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм мәхәббәт, аңлашу һәм ярдәмләшү, бәхет һәм шатлык телим!

Рамил Муллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама Мэры

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев