Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Рамил Муллин Түбән Кама халкына өмәләрдә катнашулары өчен рәхмәт белдерде

Түбән Камада ай башыннан өмәләр уза.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин шәһәрне җыештырырга чыккан кешеләргә рәхмәт белдерде.

Түбән Камада ай башыннан өмәләр уза. Үзенең телеграм-каналында шәһәр башлыгы Спорт урамындагы шундый чараларның берсеннән фотолар белән уртаклашты.

«Предприятие, оешма хезмәткәрләренең күпме булуын, укучыларыбызның һәм укытучыларыбызның экологик икеайлыкта актив катнашуларын күрәм. Битараф булмаган Түбән Кама халкына зур рәхмәт! Бергәләп без шәһәребезне тагын да матуррак һәм уңайлырак итәбез», — дип язган Рамил Муллин.

Санитар-экологик икеайлык май ахырына кадәр дәвам итәчәк. 27 апрельдә Түбән Камада гомумшәһәр өмә узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев