Радмир Беляев Татарстан Рәисе спорт кубогында катнашучылар белән очрашты
Очрашуга килүчеләр үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты, түгәрәк өстәл артында булачак тренировкаларга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты.
Бишенче чакырылыш Түбән Кама шәһәр Советына депутатлыкка кандидат Татарстан Рәисе спорт кубогында катнашучылар белән чәй табыны артында очрашты.
Исегезгә төшерәбез, бу чарада республиканың төрле почмакларыннан 200дән артык МХО ветераны катнашты. Безнең районнан 17 кеше катнашты, алар җиде төрле спорт дисциплинасында призлы урыннар өчен көрәштеләр. Безнең команда копилкасында — утырып волейбол уйнау буенча бронза һәм көмеш приз, шулай ук гадәти волейбол буенча икенче урын. Ядрә белән ату буенча ярышларда да махсус операция ветераннарыбыз бүләкле булды. Түбәнкамалылар шулай ук армрестлингта җиңү яуладылар.
Очрашуга килүчеләр үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты, түгәрәк өстәл артында булачак тренировкаларга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты. Мәсәлән, Радмир Беляев ветераннарга алар базасында күнегүләр үткәрә алырлык спорт мәйданчыклары тәкъдим итте, кирәк булганда алар белән тәҗрибәле тренерлар шөгыльләнәчәк. МХО ветераннары өчен махсус спорт формасы тегү турында карар кабул ителде. Планда — футбол, волейбол һәм башка дисциплиналар буенча гомумкоманда ярышлары оештыру.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев