Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Онытырга хакыбыз юк»

Рафаэль Рәкыйпов, НТР журналисты Александар Комаров белән берлектә, «Нефтехимик» эзтабарлар отряды составында дистәдән артык «Хәтер вахтасы» экспедициясенә барды.

Фотода кемнең сурәте булмый? Әлбәттә, фотограф үзе күренми, диярсез. Видеода да шулай — төшергән кеше үзе һәрвакыт кадрдан читтә кала. НТР да видеооператор булып эшләүче Рафаэль Рәкыйпов та һөнәре буенча видеокамера күтәреп йөрсә дә, видеосюжетларда үзенең күренгәне юк. Ләкин Рафаэль, мине беркем дә күрмәде, мин кадр артында калдым, дип борчылып йөрми. Киресенчә ул һәрвакыт шат күңелле. 

Төп һөнәреннән тыш Рафаэльнең кызыксынган шөгыльләре байтак. Җырчы да ул, рәсемнәр дә ясый... Әле шушы көннәрдә генә заманча велосипед сатып алды. Хыялы — республикабызның тарихи, матур урыннарына сәяхәт кылу. Ләкин шөгыльләре арасында күңеленең иң түрендә урын алган берсе — ел саен Бөек Ватан сугышы булган урыннарга "Хәтер вахтасы«на бару. «Бу синең хоббимы, әллә анда вакыт үткәрү өчен генә йөрисеңме?» — дигән сорауга Рафаэль: «Бәлки, бабамнарның рухлары алдында, үземнең бурычым итеп саныймдыр. Чөнки ике бабам да Бөек Ватан сугышы корбаннары. Берсе, әле фронтка барып җиткәнче үк, Суслонгерда ачлыкка һәм авыр шартларга түзә алмыйча үлгән, икенчесе Ленинград янындагы сугышларда һәлак булган», — дип җавап бирде...

Рафаэль Рәкыйпов, НТР журналисты Александар Комаров белән берлектә, «Нефтехимик» эзтабарлар отряды составында дистәдән артык «Хәтер вахтасы» экспедициясенә барды. Быелгысына исә Александрдан башка гына барырга туры килде. Сашаның махсус хәрби операциягә китәсен, анда шактый вакыт хәбәрсез югалып торасын... ә аннан... «Һәлак булган!» дигән хәбәре киләсен кем белгән бит. 

Рафаэль җан өшеткеч бу хәбәрне бик авыр кичерде. Баштарак хәтта ышанмыйча да йөрде. «Ничек инде, бернинди хәлдә дә югалып калмый торган, һәр авыр хәлдән дә чыгу мөмкинлеге таба торган Саша бүген үлеп ятсын, имеш. Юктыр, буталганнар гынадыр», дип тынычландырмакчы булды ул үзен. Бер-ике айдан Саша исән-имин кайтыр да: «Нихәл, Рафаэль дускай?! Әйдә, әзерлән, тагын эзтабарлар белән сәфәр чыгабыз», — дияр кебек. Ләкин чынбарлык бөтен хыял-өметкә караганда кырысрак булды... 

Эзләнү эшләре быел да узган елгы урында — Карелиянең Суоярв районында уза. НТР-24 телеканалы операторы Рафаэль Рәкыйповның анда өченче тапкыр баруы икән. XX гасырда Бөек Ватан сугышы башланганчы «фин сугышы» дип аталып тарихка кереп калган сугышта биредә бик күп совет солдаты һәлак булган. Иң аянычлысы — күпләренең сөякләре әле хәзер дә кайда һәлак булсалар шунда, кадер-хөрмәт күрсәтелмәгән көе, кадерсезләнеп ята. Эзтабарларның бурычы — хәбәрсез югалган әнә шул каһарманнарның сөякләрен табып, мөмкин булса исемнәрен ачыклап, хәрбиләрчә хөрмәтләүгә туры китереп җиргә иңдерү. Эзтабарлар отрядлары анда әнә шул максат белән бара да инде эзләнүләргә.

— Саша да булмагач, быел бармам, дигән уйлар килмәдеме соң башыңа? — дип соравыма Рафаэль:
— Киресенчә, баруыма аз гына да шикләнмәдем. Уртак эшләрне дәвам итүне бурычым, дип саныйм, — диде.

— Сашадан башка бик ямансу булмадымы? 
— Дөресен генә әйткәндә, аның турында уйламаган чагым сирәк булгандыр. Кайчак, менә Саша болай эшләгән булыр иде, ул шушылай әйткән булыр иде, дип уйлый идем. Отрядта аны бик яраталар иде бит. Шуңа күрә, Карелиягә барып урнашкач, беренче кичтә учак янында утырып («бивак» диләр), аны искә алдык. Күп кенә хатирәләрне яңарттык, — диде ул. 

Чыннан да, эзтабарлар отрядында йөреп чыныккан кешеләр дуслыкның кадерен бик яхшы беләләр. Биредә бөтен шартлары тудырылган шәһәр квартирлары юк. Быел да узган ел яшәгән урынга килеп урнашканнар. Дөрес, казу эшләре алып бару өчен ерак араларга барып йөрергә кирәк булган. «Кыргый табигать, сазлык, кыргый хайваннар еш очрый, еланнар бар, чебен-черки тыңгылык бирми. Әнә шундый шартларда, янәшәңдә якын дустың, киңәшчең булу бик мөһим», — ди Рафаэль Рәкыйпов. 

Ел елга ошамый дигәндәй, ике атна буе алып барылган казу эшләре нәтиҗәсендә, төрле төбәкләрдән килгән эзтабарлар Карелиянең Суоярв районында 76 солдатның сөякләрен казып тапканнар. Солдатларның сөякләрен табу бер нәрсә, аларның кем булуларын ачыкларга да кирәк бит әле. 

Ә менә бу экспедиция вакытында табылган медальоннарның берсенең кемнеке булуын ачыклаганнар да инде. Гомуми алганда бу сезонда барлыгы унике солдат медальоны табылган. «Аларның 10сы — бакырдан ясалганнары — Бөек Ватан сугышы чорына карый, икесе «фин сугышы» вакытындагылар. Алары кемнеке икәннәрен белү өчен экспертизага җибәрелде. Тикшерүләр әле дәвам итә һәм ул капсула эчендә язулары булса, солдатның исемен ачыклау өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнәчәк. Ватан өчен гомерләрен биргән беркем дә онытылырга тиеш түгел», — ди Рафаэль Рәкыйпов. 
Р. Рәкыйпов (сулда) һәм А. Комаров. / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев