Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Марина Камелина: «Һәрберсенә ярдәм итәбез»

Татарстанда махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә ярдәм итү максатыннан «Все СВОи» республика патриотик марафоны старт алды.

Акциягә түбәнкамалылар да актив кушылды. Шул уңайдан, Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелинадан хәзерге вакытта шәһәребездә нинди ярдәм чаралары оештырылганлыгы турында сөйләвен үтендек.

Ярдәм бер ел элек башланды
— Түбән Кама, Татарстанның башка төбәкләре кебек үк, махсус хәрби операциядә катнашучыларга — контрактчыларга, мобилизацияләнгәннәргә, үз теләкләре белән хезмәткә киткәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә актив кушылды. Исегезгә төшерегез: моннан нәкъ бер ел элек өлешчә мобилизация игълан ителгән иде. Ул чакта, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рамил Хәмзә улының карары белән мобилизацияләнгән солдатларның үзләренә һәм гаиләләренә ярдәм буенча оператив штаб оештырылды. Шул уңайдан, бик күп муниципаль чаралар билгеләнде һәм гамәлгә ашырылды. Алар әле дә дәвам итә. Мисал өчен, транспорт картасы булдыру, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрен, беренче чиратта балаларын, транспортта бушлай йөртү мәсьәләсе.

Транспорт картасы хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына һәм ата-аналарына бирелә. Бүгенге көндә 1000 нән артык транспорт картасы тапшырылды инде. Андый карта шәһәрдәге җәмәгать транспортыннан файдаланучы, шулай ук, район авылларында яшәүче шундый категория гаиләләрнең сораулары буенча бирелә. Шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең балаларын мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бушлай тукландыру, муниципаль мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бушлай керү мөмкинлеге дә булдырыла.

Сәламәтлек саклау 
Сәламәтлек саклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча күп эшләр башкарыла. Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләргә медицина тикшерүе узарга туры килгәндә, без, хәрби комиссариатлар белән берлектә, аларга медицина тикшерүе узарга булышабыз. Андый ярдәм гаиләләренә дә күрсәтелә. Әле күптән түгел бер ана, волонтерлар аша, хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итеп, табибларга язылырга сораган иде. Табиблар бик оператив эшләделәр. Ул тиз арада медицина белгечләренә күренде. Андый үтенечләрнең берсе дә игътибардан читтә калмый. 

Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында сүз барганда, аларның яшәү урыннарында да зур эш башкарылуын билгеләп үтәргә кирәк. Әлбәттә, территориаль иҗтимагый үзидарә советлары рәисләре бу эшкә зур җаваплылык белән карыйлар. Һәрбер рәис кайсы гаиләдә кемнең: әтиләреме, улларымы яки абыйларымы, махсус хәрби операциядә катнашуларын белә. Даими рәвештә аларның хәлләрен белешеп тора, шәхси сораулары булса җавап бирәләр, үтенечләрен канәгатьләндерәләр. 

Узган ел әле түләүләргә һәм компенсацияләргә бәйле гомуми сораулар белән мөрәҗәгать иткән булсалар, хәзер исә күбрәк шәхси сораулар белән киләләр.

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында күп ярдәм чаралары оештырылды. Төрле дәрәҗәдәге депутатларның — авыл һәм шәһәр советлары, югары совет һәм дәүләт думасы депутатлары — ярдәме зур булды. Бу эшләрдә шулай ук меценатлар, хәйриячеләр, иганәчеләр һәм дин әһелләре актив ярдәм күрсәтте. 

Үзиреклеләр хәрәкәте 
Волонтерлар хәрәкәте турында аерым әйтәсе килә. Хәзерге вакытта барлыкка килгән үзиреклеләр оешмалары ярдәм итәргә зур теләк белән кушылдылар. Аларны мондый эшләргә беркем дә мәҗбүр итми, алар йөрәкләре кушуы буенча ярдәм итәләр. Әнә шундый кешеләрнең күп булуы шатландыра. Ә иң куанычлысы — андыйларның саны көннән-көн арта. 

Бездә «Татарстан-Түбән Кама» гуманитар ярдәм төркеме оешты. Хәтерлим, анда башта биш кеше генә иде. Хәзер тулы бер армия. Алар үзләре килеп: «Без ярдәм итәргә телибез. Каян башларга, нәрсә эшләргә?» — диделәр. Беренче эшне мәгълүмат бирүдән башладык. Алар хәзер гуманитар ярдәм туплау буенча зур эш башкаралар, гуманитар ярдәмне кулдан-кулга тапшыралар. Бу, беренче чиратта, ялга кайткан мобилизацияләнгәннәргә һәм контрактчыларга, Химиклар проспекты 72б йортында урнашкан әйберләр җыю пунктына барып, кирәкле әйберләрне алу мөмкинлеге тудырдылар. Анда администрация, предприятиеләр һәм башка бик күп битараф булмаган кешеләр, оешмалар ярдәме белән солдатлар өчен кирәкле әйберләр җыела.

Торак, эшкә урнаштыру мәсьәләләре... 
Берничә гаилә безгә торак сәясәте буенча мөрәҗәгать итте. Әйтик, социаль ипотекага кагылышлы үтенечләр дә бар. Эшкә урнашу буенча мөрәҗәгать итәләр. Шушы вакыт эчендә 16 мөрәҗәгать булды. Монда инде мәшгульлек үзәге аша эш алып барабыз. Әйтик ире мобилизацияләнгәнче гаиләнең төп керем чыганагы булган. Ул махсус хәрби операциягә киткәч, әлегә кадәр я эшләмәгән, я декрет ялында булган хатынына эшкә урнашырга туры килә. Андыйлар кабат укып, эшкә урнаштылар.

Профсоюзлар аша да күп эш башкарыла. Мәсәлән, нинди дә булса үтенечне, теге яки бу предприятиенең профкомы аша үтәү мөмкин икән, ярдәм сорап аларның рәисләренә мөрәҗәгать итәбез. Әйтик, шундый очракны мисал итеп китерәм: гаиләдә бала тугач, памперслар кирәк булды, хәтта андыйларны да игътибарсыз калдырмадык, ярдәм итү җаен таптык. 

Хәзерге вакытта хәбәрсез югалган солдатлар да бар. Аларның гаиләләре белән элемтәдә торабыз. Аларга шулай ук транспортта бушлай йөрү, балаларына мәктәптә бушлай туклану, мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бушлай керү мөмкинлекләре булдырыла. Мобилизацияләнгәннәрнең өлкән яшьтәге ата-аналарына медицина ярдәме кирәк булганда, торакка кагылышлы мәсьәләләрдә, я каядыр барырга кирәк булганда, шулай ук ярдәм оештырабыз. 

Районыбыз территориясендә 50 ләп гаилә утын белән тәэмин ителде. Андый эшләрне авыл җирлеге башлыклары белән килешенеп башкарып чыктык.

Хәзер инде республика һәм федераль югарылыкта хәл ителә торган чаралар да кабул ителде. Болар, гадәттә, компенсацияләр һәм түләүләр буенча, ягъни «Дәүләт хезмәтләре» аша заявка биреп гамәлгә ашырыла торганнар. 

Тагын мобилизацияләнгәннәрнең инвалид ата-аналары, авыруларының нинди булуына карап, социаль ярдәм аша чиратсыз санаторийларга, шифаханәләргә юллама алалар.

Сорауларны — телефон аша 
«Кайнар элемтә» телефоны эшли. Һәр атна саен үземә дә мобилизацияләнгәннәрнең я хатыннары я ата-анасы ярдәм сорап шалтырата. Әле күптән түгел хезмәт итүчеләргә гуманитар ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булды. Үтенечләрен канәгатьләндердек. Ата-аналары аша гуманитар ярдәм җибәрдек. 

Шулай ук «Бердәм Россия» нең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә дә «Кайнар элемтә» эшли. Бу юнәлештә аерым белгечләрне — психолог, мәгариф идарәсе, мәктәпкәчә мәгариф идарәсе белгечләрен җәлеп итәбез. Гомуми сүзләр белән әйткәндә, әнә шундый ярдәмнәр күрсәтелә. 

Байтак әйбер җибәрелде 
Гуманитар ярдәмнең күләме турында сүз барганда, мин үзебезнең оператив штаб аша үткәннәрен генә әйтә алам. Чөнки гуманитар ярдәм төрле юллар белән һәм төрле юнәлешләрдә җибәрелә. Безнең муниципаль оператив штаб аша, соңгы елда 30 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде. Әгәр моны акчага күчерсәк, 55 миллион сум тирәсе була. 

Гуманитар ярдәм итеп җибәрелә торган әйберләр төрле: дымлы салфеткалардан башлап, автомобильләргә кадәр җибәрәбез. Әйтик, «УАЗ», «Нива» машиналары сатып алып җибәрдек. Машина көпчәкләре, медицина әйберләре, кондитер эшләнмәләре, төзелеш җиһазлары һ.б.

Махсус хәрби операция зонасына гына түгел, шулай ук республика шефлык итә торган шәһәрләргә — Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә дә гуманитар ярдәм күрсәтәбез. Күптән түгел, зур йөк машинасына төяп, аларга 12 тонна тирәсе гуманитар ярдәм юлладык. Төзелеш материаллары сораганнар иде. Чөнки анда җимереклекләрне торгызу һәм биналарны кышка әзерләү эшләре бара. Әлеге мөһим ярдәмне кече һәм урта эшмәкәрлек, шәһәр предприятиеләре һәм битараф булмаган түбәнкамалылар булышлыгы белән җибәрү мөмкин булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: шәһәребез предприятиеләре үзләрендә эшләп киткән солдатларга да даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәреп тора. 

Ярдәм җыю пунктлары 
Елдан артык вакыт эчендә, шәһәрдә гуманитар ярдәм җыю буенча ике төп пункт булдырылды. Алар Химиклар проспектындагы 72 б һәм Студентлар урамындагы 9 нчы ("Бердәм Россия«нең җәмәгать кабул итү бүлмәсе) йортларында урнашкан. Ярдәмне шул ике урында гына кабул итәләр дип әйтергә җыенмыйм. Территориаль иҗтимагый үзидарә советлары рәисләре дә гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә. Узган елдан башлап, микрорайоннарда координация советлары эшләде. Алар да бу юнәлештә зур эш башкаралар. Гуманитар ярдәмне билгеле бер адресларда җыялар да, аннан соң зур пунктларга китерәләр. 

Маскировка, коры аш һ.б 
Шәһәребездә маскировка челтәрләре үрү буенча волонтерлык хәрәкәтләре дә барлыкка килде һәм актив эшлиләр. Солдатларга бик кирәк булган коры душлар, коры ашлар да әзерлиләр. Шәһәребездә андый эшләр белән бик күпләр шөгыльләнә. Түбән Кама волонтерлык үзәге шулай ук гуманитар ярдәм җыя. Шундый мисаллар да бар: әйтик, берничә инициативалы эшмәкәр берләшә дә, тиз генә машина табып, гуманитар ярдәм җибәрүне оештыра. 

Химиклар проспектындагы 72 б йорт аша 500 дән артык кеше ярдәм алды. Болар ялга кайткан солдатлар да, хәзер китәргә җыенган контрактчылар да. Монда — урында тапшырылганда, кирәкле адреска барып ирешерме икән дип борчылып торасы юк, аның кирәкле кешесенә тапшырылуын үз күзләребез белән күреп торабыз. 

Гуманитар ярдәмне илтүчеләр — ышанычлы кешеләр. Алар арасында «Сугышчан туганлык» оешмасы әгъзалары да, үзләре кайнар нокталар аша үткән шәһәрдәшләребез дә, хәтта хатын-кызлар да бар. Әйтик, «Солдат аналары» оешмасы җитәкчеләре һ.б бик күпләр. Болар төрле һөнәр ияләре булсалар да, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дип, үз алларына изге максат куйган кешеләр. 

Хәзерге вакытта тылдагы барлык хезмәтләребез, безне саклаучы, яклаучы ир-егетләребезгә олы рәхмәт йөзеннән башкарыла! Алар илебезнең, республикабызның, Түбән Камабызның киләчәктә тагын да үсүе, көчлерәк булуы өчен фронтта үз-үзләрен аямыйлар.

Фото e-nkama. ru сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев