Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Кызыл Чишмә бистәсендә төзекләндерүдән соң балалар бакчасы ачылды

Капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә балалар бакчасының түбәсе һәм санузеллары ремонтланган, фасады һәм идәне җылытылган, челтәрләр, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган.

Быел Кызыл Чишмә бистәсендәге «Әкият» балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде. Учреждениене яңартуга республика 90 миллион сумга якын акча бүлеп бирде. Хәзер биредә 125 бала тәрбияләнә (160 балага исәпләнгән). 

Капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә балалар бакчасының түбәсе һәм санузеллары ремонтланган, фасады һәм идәне җылытылган, челтәрләр, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган. Бинадагы һәр бүлмә «Чәчәкле шәһәр» тематикасында эшләнгән, ә яңадан планлаштыру хисабына өстәмә йокы бүлмәләре, өстәмә белем бирү өчен алты кабинет җиһазландырылган. «Әкият» тә яңа җиһазлар, мебельләр урнаштырганнар һәм фонтанлы почмак булдырганнар. 

Үзгәртеп корулар моның белән генә тәмамланмаган. Муниципалитет җирле бюджеттан территорияне төзекләндерүгә өстәмә рәвештә 5 миллион сум акча бүлеп биргән. Әлеге эшне гамәлгә ашыруда «Татэнерго» да катнашачак — компания торбаларны җир астына төшерәчәк. Учреждение хезмәткәрләре әйтүенчә, бакчага шәһәр предприятиеләре һәм Керәшеннәр җәмгыяте дә һәрьяклап ярдәм күрсәтә икән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев