Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Каникуллар имин булсын!

Мәктәпләрдә язгы каникуллар вакытында балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан, ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» хезмәткәрләре оператив-профилактик чаралар үткәрделәр.

Мәктәп укучылары белән очрашуларда юлларда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр. Моннан тыш, каникул вакытында инспекторлар рейдлар уздырырга планлаштыралар, анда балигъ булмаганнарны машинага утыртып йөртү кагыйдәләрен бозучыларга аерым игътибар биреләчәк.

2022 елның ике аенда республика юлларында 41 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 42се яраланган. Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән балаларның күбесе – җәяүлеләр. Ел башыннан бирле юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 21 кеше яраланган. Пассажир балалар катнашында 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 20се яраланган.

Түбән Кама юлларында 2 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 3 бала җитди имгәнгән. Беренче очракта – 2 пассажир, икенчесендә – яшь җәяүле, светофорның кызыл утында юл аша чыкканда фаҗигага тарган.

Каникул вакытында күп кенә мәктәп укучылары әти-әниләре белән шәһәргә юл тотачак. Ата-аналарга шуны истә тотарга кирәк: 7 яшькә кадәрге балаларны – арткы утыргычта, 12 яшькә кадәр балаларны алгы утыргычта йөрткәндә гәүдәләренә һәм авырлыкларына туры килә торган автокреслога утырту зарур. Шәһәр читендәге юлда хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләргә яхшырак күренсен өчен, җәяүлеләр яктылык кайтаручы элементлары булган киемнәр (яктылык кайтаручы жилетлар, беләзекләр, элмә такталар, «нашивка»лар һ.б.) кулланырга тиеш.

Хәзер ишегалларында йөргәндә дә бик сак булырга кирәк. Нәкъ менә шунда транспорт чараларының җәяүлеләрне бәрдерү очраклары еш була башлады. Бала велосипедта яки роликларда йөргәндә, юл читендә тукталып торучы автомобиль артыннан зур тизлектә килеп чыгып, хәрәкәт итүче автомобиль астында калырга мөмкин. Хөрмәтле ата-аналар, юллардагы мондый куркынычлар хакында балаларыгызга аңлатыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев