Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Кама Аланы һәм Төркиянең Кавак шәһәре тугандаш шәһәрләр булачак

Бүген Кавак мэры Шериф Юна белән очрашу булды.

Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы һәм Төркиянең Кавак (Самсун провинциясе) тугандаш шәһәрләр булачак. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Бүген Кавак мэры Шериф Юна белән очрашу булды. Ике як та кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру нияте турындагы меморандумга кул куйды. Документта мәгариф, мәдәният, спорт, туризм һәм эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәттәшлек планнары чагылдырылган.

«Кама Аланы өчен бу беренче шундый тәҗрибә һәм мәдәни, мәгариф һәм икътисадый багланышларны киңәйтүгә мөһим адым. Ышанам ки, бу партнерлык Кама Аланы һәм Кавак халкы өчен яңа перспективалар ачачак, уртак проектлар һәм халыкларыбыз арасында ныклы дуслык нигезе булачак!» — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев