Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә

Татарстанның Социаль фонды йөкле хатын-кызлар һәм балалы гаиләләр өчен бердәм пособие рәсмиләштерүгә якынча 50 мең гариза кабул итте.

Бердәм пособие билгеләүне сорап бирелгән 50 мең гариза — йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы ул. Түләү рәсмиләштерү 28 декабрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән, дүрт яңа субъектта яшәүче гаиләләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында ачылды. 

Хәзерге вакытта Татарстанның Социаль фонды 50 меңгә якын татарстанлыга бердәм пособие рәсмиләштерү турында гариза кабул итте. 

«Шунысын билгеләп үтәсем килә, Татарстан Социаль фонды белгечләре һәр кабул ителгән гариза буенча карар чыгару өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең мәгълүматларын соратып 30 дан артык ведомствога сорау җибәрә, алынган мәгълүматлар эшкәртелә. Төрле кешенең милке, счетлары һәм тикшерелә торган мәгълүматлары төрлечә. Димәк, белешмәләр дә кемгәдер тизрәк керә, ә кемгәдер бу эш күбрәк вакыт алырга мөмкин һәм гариза соңрак кабул ителәчәк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең борчылмавын сорар идем, бирелгән һәр гариза 10-30 эш көне дәвамында каралачак һәм һәркайсының шәхси кабинетына кабул ителгән карар турында хәбәр киләчәк», — дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин. 

Моннан тыш, ата-аналардан кергән гаризаларның бер өлеше беренче балага 3 яшькә кадәр пособие билгеләүгә кагылышлы. Хәзер бу түләү бердәм пособие составына керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Гаиләдә бала 2023 елга кадәр туган очракта ата-аналар түләүләрне моңа кадәр гамәлдә булган шартлар буенча рәсмиләштерә ала. Болай эшләгәндә, мөлкәт һәм гаиләнең югары керемнәре исәпкә алынмый (җан башына керем бердәм пособие рәсмиләштергәндәге кебек бер яшәү минимумы чикләрендә түгел, ә ике яшәү минимумы күләмендә алына). 

Гомумән алганда, бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә элек гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын алыштырды. Бу беренче балага 3 яшькә кадәр, 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөклелек буенча айлык түләүләр. Яңа пособие Татарстанда җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә билгеләнә. Шул ук вакытта, балаларның һәм ата-аналарның Россия гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россиядә яшәүләре зарур. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте комплекслы бәяләнә, шулай ук ата-аналарның мәшгульлеге исәпкә алына.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев