Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Ялга кайткач очрашу

Махсус хәрби операциядән түбәнкамалылар чираттагы ялга кайтты.

Узган атнада, традиция буенча, шәһәр администрациясендә сугышчылар белән очрашу узды.

Хәрбиләрнең кайберләренең инде икенче мәртәбә ялга кайтуы булса, кайберләренең туганнары белән быел әле беренче күрешүләре. «Бер ел эчендә тәүге тапкыр ялга кайттым. Шәһәр яхшы якка үзгәргән. Өйдәгеләр бик сагынган, яхшы каршы алдылар, күңелгә рәхәт булды. Исән-сау әйләнеп кайтуыма, якын туганнарымны күрүгә бик шатмын», — дип, үз хисләре белән уртаклашты «Малой» чакыруы булган хәрби.

Очрашуга тугыз сугышчы килгән иде. Хакимият вәкилләре аларга хәрби хезмәтләре, батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр. Сөйләшү барышында хәрби хезмәткә кагылышлы төрле сораулар күтәрелде, килеп туган авырлыклар турында фикер алыштылар. 

Түбәнкамалыларның кайберләре дәүләт бүләкләренә ия булган. Сугышчылар бу бүләкләргә ничек лаек булганнары хакында бик теләп җиткерделәр. «Хәрби батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен» медальләрен безгә иптәшем белән дошманның һөҗүмен кире кайтарган өчен бирделәр«, — дип сөйләде хәрбиләрнең берсе бүләкләре хакында. 

Очрашуда яңгыраган барлык сорауларны хакимият вәкилләре контрольгә алырга вәгъдә бирде. Кирәк булганда, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә дә адреслы ярдәм күрсәтеләчәк. 

«Бездә атна саен чираттагы ялга кайталар. Без аларны Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты төзегән исемлек буенча каршы алырга автобуслар җибәрәбез, очрашулар оештырабыз», — дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы һәм террорчылыкка каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча урынбасары Артур Сәлахов. 

Очрашу ахырында шәхси характердагы мәсьәләләр дә каралды. Кирәк булса, сугышчыларга гуманитар ярдәм кабул итү пунктларына мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. 

Без якташларыбызны чираттагы яллары тәмамлангач та, хәрби операциядән исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. 

Светлана Шумкова 
Фото ntr-24.ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев