Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Гринта» компаниясендә Түбән Каманың дача массивларында чүп өемнәре барлыкка килү сәбәпләрен аңлаттылар

Түбән Каманың дача массивларында зур чүплекләр барлыкка килгән.

Кешеләр социаль челтәрләрдә даими рәвештә чүп өемнәренең фотоларын куеп күп санлы шикаятьләр калдыралар. Мәсәлән, чүп-чар тауларын «Домостроитель», «Нефтехимик» бакча ширкәтләрендә, Кызыл Чишмә янындагы понтон күпер янында күрергә мөмкин.

Чүп-чарны чыгару белән шөгыльләнүче «Гринта» компаниясе вәкилләре җирле паблик комментарийларында аңлатуларынча, чүплекләр дача сезоны башлану сәбәпле барлыкка килә. Дачниклар участокларын җыештыралар һәм чүп-чарны контейнерларга алып чыгалар. Чүплекләр көн саен арта, шуңа күрә региональ операторга көчәйтелгән режимда эшләргә туры килә.

«Югары әзерлектә булуга карамастан, бункер һәм контейнер мәйданчыклары еш кына каты коммуналь калдыкларга карамаган калдыклар белән тулган була. Бу — чүп үләннәре, агач ботаклары һәм төзелеш калдыклары», — дип яза компания белгечләре.

Моннан тыш, алар әйтүенчә, региональ оператор тарафыннан чыгарылырга тиеш булмаган бу калдыклар, зур өемнәргә өелә, бункерларны һәм каты коммуналь калдыклар контейнерларын бушатырга комачау итә.

«Каты коммуналь калдыкларны чыгару максатыннан төбәк операторы әлеге мәйданчыкларны чистарту өчен өстәмә махсус техника җәлеп итәргә мәҗбүр. Шуңа күрә калдыклар тупланган урыннарны хезмәтләндергәндә вакыт буенча тоткарлыклар барлыкка килә», — дип аңлатты «Гринта» вәкилләре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев