«Гаилә» паркын модернизацияләү 2026 елда дәвам итәчәк — ул төзекләндерү өчен тавыш бирүдә җиңде
Ишегаллары арасында шәһәр һәм Ширәмәт авылының 19 йорт яны территориясе кергән.
Татарстан шәһәрләрен үстерү институты 2026 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Иҗтимагый киңлекләр арасында Түбән Камада зур аерма белән «Гаилә» паркы җиңде. Үзәк парк 18 меңгә якын тавыш җыйган, димәк, киләсе елда аны модернизацияләү дәвам итәчәк.
4 нче чиратның башлангыч концепциясе турында түбәнкамалылар белән очрашулар сериясендә фикер алыштылар инде.
Ишегаллары арасында шәһәр һәм Ширәмәт авылының 19 йорт яны территориясе кергән:
- Тукай ур., 1, 5а, 9, 11;
- Вокзал ур., 4, 6, 10, 14;
- Корабельная ур., 4, 6, 35;
- Көньяк ур., 2, 4, 6;
- Вахитов пр., 12а;
- Химиклар пр., 9б;
- Тынычлык пр., 63;
- Ширәмәт авылы: Кооператив ур., 55; Октябрь ур., 17; Энтузиастлар ур., 5; Кооператив ур., 65.
Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының бер өлеше булган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы булган «Безнең ишегалды» программасы кысаларында узды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев