Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

«Файдалы эш башкардык»

Һәр ел саен, яз башланып жирләр кардан арчылгач, яхшы гадәт буенча, шәһәрне тәртипкә китерү эшләре башланып китә. Аның өчен 2 айлык өмәләр оештырыла.

Иң беренче булып, шәһәр башлыгы житәкчелегендә, администрация хезмәткәрләре жыештыру эшен башлап, башкаларны да рухландыралар. Шулай итеп, шәһәр һәм район буенча күмәк эшләр гөрли.

Безнең дә бу яхшы, изге эштән читтә калганыбыз юк. Быел да 15 апрель көнне «Берегиня» клубы пенсионерлары, «Шанс» иҗат төркеме һәм «Мирас» мәдәният йорты хезмәткәрләре, барлыгы 30 га якын кеше, Кызыл Чишмә бистәсендәге Ленин һәйкәле урнашкан парк территориясен һәм әйләнә-тирәсен жыештырдык. Чүп-чарны, иске яфракларны, сынган, корыган ботакларны һәм башка төрле чүп-чарны җыеп, 106 капчык тутырдык. Ирләребез корыган, сынган агач ботакларын кисеп, шулай ук тулган капчыкларны ташып бер өемгә жыеп куйдылар. Аннан тыш, Ленин һәйкәлен юып, тирә-яктагы бордюрларны чистартып, буядык.

Өмә бит ул жыештыру белән генә чикләнеп калмый. Күмәкләшеп эшләү — дуслык хисләрен ныгыта, бер-береңә хөрмәт арта, эчке тойгыларны сафландыра, гомумән, кәефләрне дә күтәрә. Әнә шулай итеп, бик файдалы эш башкардык.

Земфира Рәхимова, «Берегиня» клубы житәкчесе, хезмәт ветераны
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев