Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Данил Салихов: «Сезгә туганнарым янына килгән кебек киләм»

Шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә язучы Данил Салихов белән очрашу булды.

Шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә язучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр иясе Данил Салихов белән очрашу булды.

Сагынган, бик сагынган яраткан әдибен Түбән Кама укучысы. Зал тутырып килүләре дә шул хакта сөйли. Көчле алкышлар белән сәхнә түренә чакыргач, ул анда хәләл җефете Рәмзия ханым белән бергә чыкты. Алга китеп булса да әйтим әле: Актаныш районының Киров исемендәге совхоз-бистәсендә туып үскән егетне бүген без белгән, яратып укыган һәм хөрмәт иткән Данил Салихов итүдә аның өлеше бик зур. Данил абый үзе дә «Рәмзия белән кавышкач, мин бербөтен кешегә әйләндем. Рәмзияле тормышым өчен язмышыма рәхмәтлемен», — дип юкка гына әйтми. Гаилә учагын саклаучы, илһамчысы, ныклы терәге ул аның. Бу турыда ни өчен шулай тәфсилләп язаммы? Тормыш кыйммәтләре югала барган бу заманда адәм баласы өчен гаиләнең нинди зур роль уйнавы турында тагын бер кат искә төшерәсем килде. Мондый гаиләләр белән танышкач, шуңа инанасың: ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, һичшиксез, ихласлыкка нигезләнергә тиеш. Ихласлыкка һәм хөрмәткә! Язучының әнисе, тормышның ачысын-төчесен татыган гап-гади авыл хатыны Зөлфә апа да: «Гаилә бәхетенең сере — бер-береңне ихтирам итүдә», — дип киңәш бирә улына. 

Актанышта туганнарның барысы да җырлый, тәпи китүгә бии, ул якта телеграф баганалары да шигырь сөйли, дип белми әйтмәгәннәр! Язмабыз героена да Аллаһы Тәгалә сәләтне өеп биргән. Тавышы гына ни тора! Тормаска: тирә-якта моңлы тавышы, оста гармунчы булуы белән дан тоткан Хәбибрахман малае ич ул! Әнисе дә матур җырлый, ә Саимә әбекәе турында әйткән дә юк! «Аның сөйләгәннәрен, ул укыган мөнәҗәтләрне магнитофон тасмасына яздырып каласы булган да бит... Мөмкинлекләр бүгенге кебек түгел иде шул. Әбекәйне тыңласаң, исеңакылың китәрлек: андагы сүз байлыгы, мәкаль-әйтемнәр кулланып сөйләшүе... Туган телгә мәхәббәт, артистлыгым, мөгаен, аңардан күчкәндер», — ди Данил абый. 

Малайның җырга сәләте бик иртә ачыла. Бервакыт укытучы Хәдичә апалары үзе укыткан беренче сыйныф балалары катнашында авылда концерт оештыра. Билгеле инде, чарадан Данил да читтә калмый. «Буразналар» җырын башкара ул анда. Малайның җырлавы авылдашлары күңеленә шулкадәр хуш килә ки, һич кенә дә сәхнәдән җибәрергә теләмиләр яшь җырчыны. Икенче көнне такта янына чыгарып: «Данил киләчәктә республикабыз өчен бик тә кирәкле кеше булыр, балалар, ИншәАллаһ», — ди мөгаллимә. Сүзләре фәрештәләрнең «әмин» дигән чагына туры килгән, күрәмсең. 

Данил Салихов дигәч, тәүдә, нәкъ менә драматург Данил Салиховны күз алдына китерәсең. Тик әдәбият дөньясына юллары шактый урау була аның. Музыка училищесының өч курсын тәмамлагач, тавышында үзгәрешләр барлыкка килү сәбәпле, театр училищесына күчәргә мәҗбүр була егет. Хәер, тагын бер сәбәбе булган икән бит. «Без, авыл балаларының, операны җенебез сөйми иде. Ә миңа, синнән менә дигән опера җырчысы чыгачак, диделәр. Китәр өчен шул җитә калды», — дип хатирәләрен яңарта әдип. Музыка училищесыннан китсә дә, җырга булган мәхәббәте гомере буе озата бара аны. Г. Камал, К. Тинчурин театрларында эшләгәндә башкарган җырлы, якты рольләре белән тамашачы мәхәббәтен яулый ул. 

Әлбәттә инде, үзе яраткан Түбән Кама укучылары, тамашачыларын да җырлы күчтәнәчләре белән сөендерде Данил әфәнде. Алай гына да түгел: бабасына багышлап язылган «Чукрак» әсәреннән өзек укып, тыңлаучыларны тетрәнергә мәҗбүр итте, күренекле шәхесләргә пародияләр күрсәтеп шаккаттырды. 

Әйе, Галиәскар Камал, Кәрим Тинчурин, Туфан Миңнуллиннар токымыннан ул. Алар да бит хезмәт юлларын артист буларак башлап, татар әдәбиятының мәшһүр драматургларына әверелгәннәр. Бүген Данил Салихов иң актив эшләүче каләм әһелләреннән санала. Әсәрләрен башкалабызның мәшһүр театрлары, Буа, Әлмәт, Стәрлетамак, Туймазы, Уфаның «Нур», Минзәлә, Сибай, Оренбург театрлары сәхнәләштергән. Халык театрлары да үз итә. Ә шулай да «Туй күлмәгем — соңгы бүләгем» пьесасы, мөгаен, иң бәхетле язмышлысыдыр: 376 тапкыр уйнала ул! 

Данил Салихов иҗатыннан хәбәрдар булганнар игътибар итми калмагандыр: әдипнең әсәрләре үзенчәлекле исемнәре белән аерылып тора — «Бәйрәмгалинең сыер тышавы», «Хатын түгел — аҗдаһа», «Микүләй дәдәйнең бөер ташы», «Чукрак», «Кодаң булса генерал...» һ.б. лар. Баксаң, автор аларны махсус уйлап, эзләп утырмый икән. Пьесага исем әсәр язылып беткәч табыла. Ә менә сюжетидеяләр тормышның үзеннән алына. Бу җәһәттән язучы «Микүләй дәдәйнең бөер ташы» әсәренең язылу тарихы белән уртаклашты. «Бөердә таш кузгалып, хастаханәгә эләктем. Шунда кешедән чыккан ташларның зурлыгын, төсен күреп шаккаткан идем. Минеке нинди икән дип уйлап йөрим: Гыйльмулланыкы кебек матур микән, әллә Сираҗиныкы шикелле генәме? Әгәр дә тавык йомыркасы кадәр бриллиант булса? Туктале, тукта, комедия өчен бер дигән идея түгелме соң бу?! Әсәрне хастаханәдә ятканда яздым». 

Әдип бүгенге драматургиянең хәле, яшь авторлар турында да уйфикерләре белән бүлеште. 

Чыгышын йомгаклап, «Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Тормыш юлымда бары яхшы кешеләр генә очрады. Татар сәнгатенең алтын баганасы булган күп кенә мәшһүр шәхесләр белән аралашып яшәргә насыйп булды. Бүгенге очрашуны да күңел түремдә кадерләп саклармын. Сезнең белән җылы кичтә утырган кебек булдым. Түбәнкамалылар янына һәрвакыт туганнарым янына килгән сыман киләм», — диде.

Шәһәребез китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Арсланова, Данил Салиховның әсәрләре безне рухи яктан баета, күңел офыкларыбызны киңәйтә, дип басым ясады һәм, драматургны октябрь аенда булган юбилее белән котлап, иң изге теләкләрен юллады. Ә җырчы Илһам Хисмәтуллин чараны үзенең матур җырлары белән баетты. 

Икенче көнне Казан кунаклары Түбән Уратма, Каенлы авыллары китапханәләрендә, мәктәпләрдә булып, укучылар белән очрашты.

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
Лилия Бусыгина фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев