Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Быел Түбән Камада 80 йортка капиталь ремонт ясалачак

Гомумән алганда, бу эшләргә 739,46 млн сум тотылачак.

2024 елда Түбән Камада күпфатирлы 80 йортта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Бу хакта 15 гыйнварда «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов хәбәр итте.

18 йортта йорт эчендәге җылыту челтәрләре, 10 йортта — кайнар су белән тәэмин итү торбалары, тагын 10 йортта салкын су белән тәэмин итү торбалары ремонтланачак. 4 йортта су чистарту челтәрләрен төзекләндерү көтелә.

13 йортта электр белән тәэмин итү системалары, ә 11 йортта лифтлар яңартылачак.

25 йортта түбә ремонтланачак, 18 йортта — фасад яңартыла.

11 йортта һава торышын көйләү узеллары, икесендә янгынга каршы автоматлаштырылган саклану системасы урнаштырылачак.

Гомумән алганда, бу эшләргә 739,46 млн сум тотылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев