Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Бу атнада Түбән Камада территорияләрне урман бете һәм кимерүчеләргә каршы эшкәртү башланачак

Барлык мәйданнар һәм эшләрне үткәрү вакыты башкарма комитет белән килештерелгән.

Бу атнада Түбән Камада территорияне кимерүчеләр һәм талпаннарга каршы эшкәртү башлана. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин хәбәр итте.

Кимерүчеләргә каршы эшкәртү 168 гектарда башкарылачак: «Гаилә» паркында, мәйданда, Ильинка зиратында, «Шифалы» шифаханәсе янындагы урман массивында Красный Ключ поселогына кадәр, «Камский Артек» һәм «Заря» балалар лагерьларында, Кама Аланында Сабантуй уздырыла торган урында. Дератизация ике тапкыр: яз һәм көз башында булачак, дип ачыклык кертте Изиятуллин.

Җитәкче сүзләренчә, шул ук территорияләрдә 135 гектар җир урман бетенә каршы препаратлар белән эшкәртеләчәк.

Моннан тыш, Түбән Камада малярияле черкиләргә каршы 118 гектар территорияне эшкәртү планлаштырыла.

Барлык мәйданнар һәм эшләрне үткәрү вакыты башкарма комитет белән килештерелгән. Эшкәртүнең нәтиҗәлелеген тикшерү дә каралган. Рөстәм Изиятуллин торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә әлеге участокларда калган чүп-чар өемнәрен һәм киселгән агач ботакларын оператив рәвештә җыеп алуларын сорап мөрәҗәгать итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев