Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Без бергәләп күбрәк эшли алабыз»

Иреклеләр ярдәме күптәннән илебез тормышының бер өлеше булып тора.

Безнең шәһәрдә волонтерлык хәрәкәтләре күп. Бүген мин газета укучыларны «Бергәләп күбрәк эшли алабыз» волонтерлык хәрәкәте эшчәнлеге белән таныштырырга телим. Аның җитәкчесе — Лариса Нуриева, киң күңелле, олы йөрәкле һәм кешеләргә ярдәм итәргә әзер торучы кеше.

Безнең оешма штабында 15 кеше бар, шуларның 6 сы, махсус хәрби операциянең башыннан ук, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, айга 2 тапкыр махсус хәрби операция зонасына, Татарстан шефлык итә торган шәһәрләргә, алгы сызыкка якын урыннарга баралар; солдатларга гуманитар ярдәм, госпитальгә медикаментлар илтәләр; балаларга памперслар, киемнәр, балалар ризыгы, коляскалар, китаплар һәм уенчыклар алып баралар. 

15 октябрьдә «Мирас» район мәдәният йортында Лисичанск һәм Рубежный балаларына ярдәм йөзеннән, хәйрия концерты узды. Түбән Кама муниципаль районы буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Чулпан Ульданова белән берлектә безнең оешма аның инициаторлары булды. 

Мәдәният йорты бу көнне шәһәребезнең барлык битараф булмаган кешеләрен бер түбә астына җыйды. Тематик осталык дәресләре оештырылды. Безнең шәһәрдә яшәүчеләр үзләрен махсус беләзекләр, коры армия душлары ясауда сынап карый алдылар. 71 нче балалар бакчасында эшләүче хезмәттәшләребез бу эшкә мәктәп укучыларын да җәлеп итә алды хәтта. Балалар өчен бу, беренче карашка сәер дә һәм кызыклы да иде.

Беләзекләр җиңел нейлон тростан үрелә. Ул бик нык, тиз генә өзелми, 250 килограммга кадәр йөкләнешкә чыдам. Аны башта парашют баулары сыйфатында кулланганнар. Беләзекнең үзенчәлекләреннән берсе — аны 30 секунд эчендә үрергә мөмкин. Бу 5 метрлы җыйнак җыелган бау аеруча көтелмәгән хәлләр өчен актуаль. Беләзекләр безнең сугышчыларга бик кирәк. 

Коры армия душы — экстремаль шартларда куллану өчен файдаланыла торган махсус гигиена комплексы. Аның губкасында гипоаллерген чара һәм сөлге бар. Губкадан күбек алу өчен 50 мл су өстәү җитә. Күбек сөлге белән сөртелә һәм юып алуны таләп итми. 

Шулай ук барлык теләүчеләр әзер ашамлыклар — коры шулпа, боткалар ясауга кушыла алдылар. «Кулдан килгәнчә ярдәм итәбез» хәрәкәте волонтерлары шулпалар әзерләү тәҗрибәсе белән рәхәтләнеп уртаклашты. 9 нчы урта мәктәпнең 2 б сыйныф укучылары ашларны шатланып тутырдылар, хәтта аларны татып карау мөмкинлеге дә булды, чөнки пакет эчендәге катнашмага су салу җитә, тәмле шулпа әзер. 

Шулай ук мәктәп укучылары дәреслекләренә һәм матур әдәбият китапларына кыстыргычлар ясау буенча осталык дәресләрендә дә катнаштылар.

Осталык дәресләреннән соң концерт башланды, аны 9 нчы мәктәп укучылары ачып җибәрде. Һәркемнең күңеленә якын таныш җырлар яңгырады. Җырларга залдагылар да кушылды. Шәһәребезнең иҗади коллективлары һәм шәһәр халкы арасында күптән танылу алган артистлар чыгыш ясады. Болар — «Нардуган» бию коллективы, Марат Фәйрушин, Альберт Әсәдуллин һәм башкалар. Һәркем яраткан алып баручылар Кристина Матвеева һәм Олег Корнилов концертка ямь өстәделәр. Концерт бик шәп булды, шулкадәр игелек, җылылык, уңай хисләр, балаларның чыгышларын караганда күзләремә яшь килде хәтта. Сугыш тизрәк тәмамлансын, тынычлык урнашсын һәм бер гаепсез балалар зыян күрмәсен иде. 

Керү урынында Лисичанск һәм Рубежный балалары файдасына акча җыю өчен тартма куелган иде. Җыелган барлык акча балаларга җибәреләчәк. 

21 октябрьдә Лисичанскига бару планлаштырыла, «Бергәләп күбрәк эшли алабыз» хәрәкәтенең 4 волонтеры җитәкче Лариса Нуриева белән ерак юлга чыгачак. Бу инде Лисичанск балалары янына өченче сәфәр. Без Лисичанск мэры белән турыдантуры элемтәдә торабыз. 

«Җимерелгән шәһәрләрне, яраланган балаларны, аларның яшәү шартларын күреп кайткач, тагын да күбрәк ярдәм итәргә телим», — ди Лариса Нуриева. 

Әле менә шушы көннәрдә генә махсус хәрби операциядәге Түбән Кама егетләренә чираттагы гуманитар йөк җибәрелде. Безнең «Бергәләп күбрәк эшли алабыз» хәрәкәте волонтерлары 49 нчы балалар бакчасы базасында маскировка челтәрләре үрәләр, коры душ ясыйлар. Ярдәмнәре өчен бакча мөдире Р. Хәйдәровага һәм коллективына олы рәхмәт.

Җыелган ярдәм, маскировка челтәрләре, коры душ, дарулар, азык-төлек безнең сугышчыларның кулларына тапшырылачак. 

Бүген миңа солдатлар өчен иң кадерле әйберләр — 83 нче балалар бакчасыннан балаларның хатларын тапшырдылар. Мөмкинлектән файдаланып, аларга да, 40 нчы һәм 49нчы балалар бакчасы хезмәткәрләренә дә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сугышчыларыбызга да, Лисичанск һәм Рубежный балаларына да даими ярдәм күрсәтүче һәркемгә чын күңелдән рәхмәт! Дөньяда мәрхәмәтле, сизгер күңелле кешеләр булгач, ничек яхшы!

Рәзилә Шәмсетдинова
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев