Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Бәйрәм көннәрендә Түбән Кама һәм район поликлиникаларының эш графигы үзгәрәчәк

Бәйрәм көннәрендә Түбән Кама һәм Түбән Кама районы дәвалау учреждениеләренең эш графигы басылып чыкты.

Түбән Кама район үзәк хастаханәсенең 1 һәм 2 нче поликлиникалары 31 декабрь һәм 1, 2, 4, 5, 7, 8 гыйнварда 08:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Ә 3 һәм 6 гыйнварда поликлиникалар пациентларны 08:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк, шулай ук бу көннәрдә табибны өйгә чакырырга мөмкин.

Моннан тыш, 3 һәм 6 гыйнварда 08:00дән 15:00гә кадәр ашыгыч пациентларны тар белгечләр кабул итәчәк. Травмпункт тәүлек әйләнәсе эшли. Өстәвенә, барлык бәйрәм көннәрендә поликлиникаларда температуралы пациентлар өчен «кызыл зона» эшләячәк.

30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр шәһәр стационарлары, бала тудыру йортлары һәм гинекология стационарлары тәүлек әйләнәсе эшли. Пациентларны госпитализацияләү территориаль принцип буенча башкарыла.

Кама Аланы район хастаханәсе түбәндәге график буенча эшләячәк:

  • 30 декабрьдә — 08:00дән 13:00гә кадәр дежур табиб эшли;
  • 2, 3, 4, 5, 8 гыйнварда 08:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр дежур терапевт һәм педиатр кабул итә;
  • 2 һәм 8 гыйнварда 08:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр дежур акушер-гинеколог кабул итә;
  • 2 һәм 5 гыйнварда 08:00дән 13:00гә кадәр дежур хирург кабул итә.

Температуралы пациентлар өчен фильтр-тикшерү тәүлек әйләнәсе эшли, шул ук режимда башка пациентлар өчен ашыгыч ярдәм кабинеты да ярдәм күрсәтәчәк.

Кызыл Чапчак һәм Карамалы табиб амбулаторияләре:

  • 2, 3, 4, 5, 8 гыйнварда 8:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Кызыл Чапчак амбулаториясендә кабул итүне гомуми практика табибы алып бара;
  • 2, 3, 4, 5, 8 гыйнварда 8:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Карамалы амбулаториясендә фельдшер кабул итә.

Ширәмәт участок хастаханәсендә 30 декабрьдә, 3, 4, 5, 8 гыйнварда 8:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр дежур табиблар кабул итә.

Түбән Кама районының фельдшер-акушерлык пунктларында 2, 4, 6, 8 гыйнварда 8:00дән 13:00гә кадәр фельдшерлар кабул итә.

Шәһәрнең барлык диспансерлары 3, 6 гыйнварда 8:00дән 14:00гә кадәр эшләячәк. Ашыгыч авыруларны стационарларга кабул итү тәүлек әйләнәсе башкарылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев