Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Артабызмы, кимибезме?

Россиядә иң мөһим вакыйгаларның берсе – Халык санын алу баш-ланды. Ул 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак һәм теләгән һәр кеше катнаша алачак.

Халык санын ун елга бер мәртәбә бар дөнья буйлап үткәрелә. Һәм бу вакыйга Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) дәрәҗәсендә беркетелгән. Россиядә халык исәбен алу узган ел ук узарга тиеш булса да, короновирус сәбәпле кичектерелде. Халыкның исәбен алу теге яки бу милләтнең санын белү,  яшәүчеләр санына карап балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка мәдәни һәм социаль объектлар төзү ихтыяҗын өйрәнү, халык тормышын яхшырту өчен кирәк.

Быелгы халык санын алуда берничә үзгәреш бар. Әгәр халык санын алучыларны өеңә кертәсең килмәсә, үзеңә һәм гаиләңә кагылышлы мәгълүматларны интернет аша, “Госуслуги” порталына язып калдырырга яки махсус стационар урыннарга барып, сорауларга җавап бирергә мөмкин. Әлеге пунктлар 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Халык санын алуда катнашучыларга ике өлештән торган сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Беренчесе – кешенең үзе һәм йорт хуҗалыгы турында, икенче өлештә – торак шартларына кагылышлы мәгълүмат булачак. Сорауларга җавап биргәндә бернинди дә документ күрсәтергә кирәкми, бары да сезнең сүзләрдән чыгып языла. Халык санын исәпкә алучылар короновируска каршы прививка ясаткан кешеләр, алар авыру ияртергә мөмкин дип, куркырга кирәкми.

Исәпкә алучының махсус шарфы, жилеты, сумкасы һәм планшеты булырга тиеш. Аларның һәркайсының таныклыгы бар, әгәр шикләнсәгез, сезгә кергән кешедән паспортын һәм шул таныклыкны күрсәтүен сорый аласыз.

Халык санын алуда минем турында мәгълүматларның таралуын теләмим дип тә курыкмагыз. Бар җаваплар сер итеп сакланачак. Сорауларга ничек җавап бирергә икәнлеген дә кеше үзе хәл итә.  

Әйтәсе килгән фикерләрне йомгаклап, шуны әйтәсе килә. Исем-фамилияне, белемне сораудан тыш,  милләткә һәм туган телгә кагылышлы сораулар да булачак. Менә шушы ике сорауга җавап биргәндә аеруча игътибарлы булсагыз, уйлап җавап бирсәгез иде. Гади генә булган бу ике сорау теге яки бу милләтнең бердәмлеген, үзара дуслыгын күрсәтә. Дөрес, сез үзегезне теләсә кем дип атый аласыз.  Тик ниндидер мөгез чыгару гына сезне популяр итмәс. Алда әйткәнемчә, бар җаваплар сер итеп сакланачак.  Ә менә киләчәктә, милләт язмышы хәл ителгәндә нәкъ сезнең җавап хәлиткеч булырга мөмкин.  Аннан соң инде бик теләсәгез дә, ун ел буе берни үзгәртеп булмаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X