Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Аның яңа роле — укчы солдат

Бу интервьюны ул миңа фронтта чагында, алгы сызыктан бирде...

Ул — минем дустым. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк фронтка ашкынды. Беренче омтылышы уңышсыз булды, аннан соң икенчесе дә... Аны аңламадылар, бәлки кире уйларсың, диючеләр дә булды: тынычлан, язмышың шундый, янәсе! Син бит — студент, актер — театрга хезмәт ит! Ләкин ул барыбер үз максатына ирешкән һәм хәзер Ватанга хезмәт итә. Бу интервьюны ул миңа фронтта чагында, алгы сызыктан бирде...

— Беренче сорау: ни өчен карарың шулай катгый булды? 
— Миңа күпләр шундый сорау бирә. Барысына да ничек бар шулай дип җавап бирәм — мин патриот. Бу бик олы хис. Минем урыным шушында дип уйлыйм. Күпләр ышанмый, мине акча өчен килгән дип уйлый. Юк, алай түгел. Хәер, ни өчен монда булуың мөһим түгел, акча өченме яки патриотизм хисеннәнме — монда килгәнбез икән, барыбызның да максатлар бер — Ватанны саклау. Иң мөһиме — туктап калмау, ахырга кадәр бару, Җиңүгә кадәр бару. Мин үз карарым өчен һич үкенмим. 

— Сине Түбән Камада күңел ачарга яратучы, күп сөйләүче, шаян кеше буларак беләләр. Синең үзсүзлелегең мине шаккатырды. 
— Мин махсус операция башлануга ук анда китү теләге белән яндым. Сиздермичә генә иреклеләр отряды белән китәргә теләдем. Инде китәр вакыт җиткәч, төне буе уйланып яттым. Әниемне бик кызгандым, ул миннән башка түзә алмаячак бит. Һәм мин фикеремне үзгәрттем. Аннары мобилизациягә чакырылдым. Ләкин хәрби комиссариатта мине үткәрмәделәр. Аннары «Ермак» казаклар батальонында икенче омтылыш ясап карадым. Мин яхшы хәрби әзерлек үттем, әмма контракт төзергә килгәч, мине кире бордылар. Сәбәпләрен әйтәсем килми. Бик рәнҗедем. Өйгә кайту оят иде, һәм мин ЧВК "Вагнер«га кушылмакчы булдым. Ләкин анда барганда, миңа атаман шалтыратып: «Син бит иманлы. Бу югарыдан килгән билге. Аңа каршы барма», — диде. Һәм мине ышандырды. Кире кайттым. Ләкин күңелемдә нәрсәнедер тәмамлый алмаган кебек хис калды. Инде менә өченче омтылыш — Оборона министрлыгы белән контракт төзедем. Һәм теләгемә ирештем. 

— Әниең сине ничек җибәрде соң? 
— Бу хакта әнигә әйтү барыннан да авыррак булды. Ул контракт имзаланганнан соң гына белде һәм мин ерак юлга җыенганда әни янына фатиха алырга килдем. Дусларымның һәм туганнарымның: «Горурлан, синең улың Ватанны сакларга бара», дигән сүзләре аны өлешчә тынычландырды. Ул минем өчен борчылган кебек, мин дә әнием өчен бик борчылам. Озатканда ул юк иде. Ярага тоз сипмәдем, аңа сөйләмәдем, соңрак язарга булдым.

— Безгә — дусларыңа да әйтмәдең бит. Мин дә синең фронтка баруыңны очраклы рәвештә белдем.
— Берничә кеше генә белә иде. Ләкин бездә бит бер кешегә сөйлисең икән, барысы да ишетеп өлгерә — «сарафан радиосы» андый хәбәрне тиз тарата. Шуңа күрә озатырга мин көткәннән күбрәк кеше килде. Мин барысына да исәнсау әйләнеп кайтырга вәгъдә бирдем. Әлбәттә, кайтачакмын! Миңа гел уңыш елмая. Барысы да яхшы булыр! «Сугышка бары тик картлар гына бара» фильмындагы Маэстро әйткәнчә: «БУДЕМ ЖИТЬ!» 

— Дислокация урынына кадәр юлда озак бардыгызмы? 
— Тоцкида безгә хәрби киемнәр бирделәр. Аннары эшелоннарга төялеп киттек. Бик озак — биш көн бардык. Украинага килеп җиттек. Безне алгы сызыкка җибәрделәр. 

Башта куркыныч, билгеле, һәркем курка. Без бит барыбыз да кешеләр. Ләкин курку хисе төрлечә була. Куркам дип, шыңшып утырырга ярамый. Андый булырга хакыбыз юк һәм башкаларга да андый булырга юл куярга ярамый. «Бишйөзлек» — монда иң оятлысы...

— Бишйөзлек?..
— Куркакларны, сугышырга теләмичә кире кайту җаен эзләүчеләрне, дезертирларны шулай дип атыйлар. Андыйлар белән сөйләшү кыска — төрмә. Бөек Ватан сугышы вакытында андыйларны атып үтергәннәр. Шуны аңларга кирәк: бу пионерлар лагере түгел. Барысына да җайлашырга тиешбез. Мин үземнең рольгә кердем, шуның белән яшим. Бу — үз-үзеңә ышаныч. Элек мин җитди түгел, шаян идем — хәзер мин башка. Юмор хисемне дә югалтмадым, әмма барысына да җитдирәк карарга өйрәндем. Монда самолетлар да оча, туплар атканы ишетелеп тора. Һәрбер тавышка колак саласың, аяк астына карыйсың, күкне күзәтәсең. Күктә кошлар гына түгел, «Камикадзе» яки «Баба Яга»лар да оча. Без аларны хәзер тавышларыннан танырга өйрәндек.

— «Камикадзе», «Баба Яга» — лары нәрсә? 
— «Камикадзе» — ул куркыныч коптер. Тешләрне бораулагандагы кебек, хәтта аннан да җирәнгечрәк тавыш чыгарып оча. Ул бәрелә һәм шартлый. «Баба Яга» исә бензин белән эшләүче һәм бомбалар белән коралланган, бензин пычкысы тавышы чыгарып эшләүче зур коптер.

— Хезмәттәшләрегез арасында дусларыгыз бармы?
— Без барыбыз да бер-беребезгә туганнар шикелле. Ләкин минем хәзер Паша исемле бик якын дустым бар. Ул минем бронежилетны ничек матур итеп буяганымны күрде дә, үзенекенә дә шулай ук ясавымны үтенде. Синең «позывной» ничек дип сораган идем, ул җилкәләрен сикертте. Мин аңа «Павлик» дип язып кудым. Шулай итеп, аның бу «исеме» калды. Ул — элекке десантчы, штурм бригадасыннан. 

— Синең «позывной» ның ничек икәнен чамалап әйтеп биримме? «Артист» дөресме? 
— Нәкъ өстенә бастың! 

— Синең званиең һәм фронттагы белгечлегең нинди?
— Армиядә ефрейтор булып хезмәт иткән идем, монда да шул. Белгечлегем — укчы, бөтен коралым — кулымдагы автомат. 

— Артист хәрби эшкә бөтенләй якын һөнәр түгел, ничек алар арасына кереп китә алдың? Автоматтан ату куркыныч түгелме? 
— Берәрсен үтердеңме, димәкче буласыңмы? Мин бу турыда сөйләшергә дә теләмим. Сугышта «үтерү» дигән термин юк. Син дошманыңны юк итәсең. Син кеше үтерәм дип уйламыйсың, ягъни дошманны юк итәсең. Ләкин сугышта да кеше булып кала белергә һәм кешелек лелекне югалтмаска кирәк. Мин солдат булырга рухи яктан әзерләндем. Сугышта төрлесе булырга мөмкин икәнен аңлыйм. Ләкин миндә үз-үземә ышаныч бар, иң мөһиме — сугышчан карашымны югалтмыйм, зарланмыйм. Түбән Камада дусларым белән физик күнегүләр ясый идек. Алар белән һәр иртә чишмәгә кадәр йөгереп барабыз, аннары анда су коена идек. Мин шул чакта ук чыныгырга кирәклеген аңлый идем, чөнки тиздән блиндажларда яшәячәкмен.

— Сугышчан рухны югалтмаска нәрсә ярдәм итә? 
— Тыл. Өй белән элемтәдә тору, әни һәм якыннарым белән сөйләшү бик мөһим. Мин беләм, «гражданка» да минем өчен дога кылучылар күп, һәм мин әнә шул көчне һәм яклауны тоям. Шулай ук, мине киләчәккә планнарым да яшәтә. 

— Алар тыныч тормышта булган планнар белән чагыштырганда үзгәрдеме? 
— Әлбәттә үзгәрде. Мин махсус операциядән соң нәрсә эшләргә теләвемне беләм. Киләчәк матур һәм бәхетле булачагын беләм. Мәдәниятне, театрымны ташламыйм, үз театрыма хезмәт итәчәкмен. Хәтта шәхси, оригиналь яшь тамашачы театры шевронына заказ бирдем — ул инде тегелә. Аның белән бөтен сугышны кичәргә телим. Убырлы карчык ролен башкарырга хыялланам, мине хәтта легендар актер Георгий Миллярга охшаганмын диләр. Ә хәзер минем бурычым — исән-имин кайту һәм мин кайтачакмын. Без җиңәчәкбез! Дошман барлык фронтларда тармар ителәчәк. Ә фикерләр, мәгълүм булганча, материальләшә. 

Әңгәмәне Наталья Лушникова алып барды
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев