Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

9 Май алдыннан Түбән Камада хәрбиләргә ярдәм акциясен башладылар

Аларны гуманитар ярдәмне кабул итү пунктына, Химиклар, 72б адресына китерергә мөмкин.

9 Май алдыннан Түбән Камада Ватанны саклаучыларга ярдәм йөзеннән акция башлап җибәрделәр. «Гуманитарка Татарстан» төркеме волонтерлары алгы сызыктагылар өчен кирәкле әйберләр җыюны игълан итте.

«Бу масштаблы акцияне без Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләре өчен оештырдык, якындагы башка шәһәрләр дә кушылырга мөмкин. Барысын да — физик затларны да, оешмаларны да, дәүләт учреждениеләре дә кушылырга чакырам. Әйдәгез, бер-беребезгә ярдәм итик, һәм бу җиңүне якынайтачак», — диде «Гуманитарка Татарстан» төркеме администраторы Роман.

Акция кысаларында хәрбиләр өчен кирәкле әйберләрне җыю игълан ителде. Аларны гуманитар ярдәмне кабул итү пунктына, Химиклар, 72б адресына китерергә мөмкин. 

Исемлек зур, анда азык-төлек, дару, шәхси гигиена чаралары, хәрби амуниция, тепловизор, рация, генератор, эретеп ябыштыру аппаратлары бар.

Болар барысы да 9 Май алдыннан комплектацияләнәчәк һәм автоколонна белән алгы сызыкка җибәреләчәк. Хәрбиләр тылдан шундый ярдәмгә һәрвакыт шат була.

«Безгә түбәнкамалылар аларга җыйган ярдәм өчен рәхмәт белдерә. Алар сугышчан рухта. Җиңү безнең якта булачак», — дип сөйләде 6,7,8 микрорайон территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лариса Орлова.

Акцияне беренчеләрдән булып автокомплекс коллективы хуплады — мондый чараларда алар берничә тапкыр катнашты. Алар фронтка ремонтланган 15 автомобиль җибәрде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев