Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«8 Март — язның иң матур бәйрәме!»

Бүген 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне.

Бу — язның беренче зур бәйрәме, гүзәл затларыбызны тәбрикләү көне. Бәйрәмнәрен хатын-кызларыбыз үзләре ничек каршылый, ничек үткәрә, нинди бүләкләргә өстенлек бирә икән. Әйдәгез, берничә хезмәттәшебездән сораштырыйк әле. 

Алёна Сергеевна Дёмина, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Түбән Камаинформ» филиалы җитәкчесе-баш мөхәррире 


8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне минем өчен Яңа ел шикелле үк бик кадерле бәйрәм. Аларның берсе — кышка, икенчесе язга туры килә. 8 Мартта һәркем гүзәл затларны бәйрәм белән котлый. Бу — язның иң төп бәйрәме — тюльпаннар, мимозалар, чәчәк бәйләмнәре бәйрәме. Озын, салкын кыштан соң һәркемнең күңеле җылыга, яктыга тансыклаган була. Табигать җанлана, кошлар сайрый һәм төрле яшьтәге хатын-кызлар, үзләренең матурлыклары, гүзәллекләре һәм яхшылыклары белән дөньяны сокландыра, ямьләндерә, шатландыра башлый. 

Бу бәйрәмне без эштә дә каршылыйбыз, өйләребездә, гаиләләребездә дә билгеләп үтәбез. 8 Март минем өчен тагын шул ягы белән кадерле — алдагы көнне яраткан әниемнең туган көне. Ике бәйрәм бергә туры килә. Шуңа күрә без — зур гаилә — әниебезгә бүләк әзерләү белән мәшгуль. 

Иң мөһиме, бүләкнең нинди булуында түгел. Теләсә кайсы бүләк үзендә бүләкне бирүче кешенең күңел җылысын саклый. Кечкенә бала үз кулы белән ясаган открыткамы, яисә кулдан ясалган башка әйберме — бүләкнең матди кыйммәте түгел, ә кешенең сезгә булган игътибары, аңа керткән күңел җылысы, рухи үзкыйммәте әһәмиятле. Миңа калса, бүләкне бәйрәмдә генә түгел, теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин. Чөнки бу кешене шатландыру өчен бер сәбәп. 

Гөлнара Хамбал кызы Шәйгалләмова, НТРның баш бухгалтеры


8 Март Хатын-кызлар көне генә түгел, елның иң матур фасылы — язның башлануы да әле. Кошлар сайрый, үләннәр яшелләнә, дигәндәй... Тиздән җәй җитәсен тоеп күңел дә сөенә. Шулай булгач, 8 Март — Яз һәм Хатын-кызлар бәйрәме дә әле ул. 

Ә бүләкләргә килгәндә, ирем һәрчак чәчәкләр бүләк итәргә ярата. Ә мин аларны бик сөенеп кабул итәм. Минемчә, чәчәк — хатын-кызлар өчен иң яхшы бүләк. Дөрес, чәчәк белән бергә истәлекле бүләкләр — әйтик, алкалар, фен һәм башка хатын-кыз бизәнү әйберләре биргән чаклары да булгалады иремнең.

Бәйрәмне мин туганнарым белән уздырырга яратам. Минем ике сеңлем бар. Соңгы елларда 8 Мартта гел алар белән бергә булабыз. Моннан биш ел элек арабыздан киткән әниебезне юксынып искә алабыз. Бергә чакларны искә төшерәбез. Бераз моңсурак та була. 

Наталья Павловна Лушникова, «Нижнекамская правда» газетасының баш мөхәррире 


Минем өчен 8 Март — беренче чиратта, лалә чәчәге бәйрәме. Мин үземне хәтерли башлаганнан алып, әниемә һәм, әле кечкенә булсам да, миңа да әтием нәкъ менә шул яз чәчәкләрен бүләк итә иде. Әти күптән юк инде. Ләкин бәйрәмдә лалә чәчәкләре бүләк итсәләр мин һәрвакыт бик шатланам. Балачакны нык сагынудан шулайдыр, бәлки?! Барлык якыннарым һәм дусларым бу хакта белә, шуңа күрә бу көнне чәчәк вазалары буш тормый. Тагын да дөресрәге, бирелгән бүләктә кешеләрнең сиңа карашы да чагыла. Әгәр ул сиңа карата игътибарлы икән, нәкъ син теләгән бүләкне сайлаячак.

Ә бәйрәмне, инде күркәм традициягә әверелгәнчә, якыннарым белән уздырырга тырышам. Әгәр инде чакыралар икән, берәр яхшырак компания белән кинога, ресторанга барырга, шашлыкка чыгарга да каршы түгелмен. 

Евгения Александровна Корбакова, НТРның «Новости» хезмәте шеф-редакторы 


8 Март — минем өчен язның символик башлануы. Кояш яктырак балкый, кар эри, күңелләрдә иртәгесе көнгә ышаныч уяна. Җылы кояшы, матур язлары өчен яратам мин бу бәйрәмне. 

Бәйрәмне гаилә белән бергә үткәрәбез. Чөнки ул бер минем генә бәйрәм түгел, әниләр, әбиләр, апалар, туганнар бәйрәме дә әле. Без тугантумачаларны бәйрәм белән котлыйбыз. Ике улым да мине һәрчак, бу бәйрәм белән котларга онытмый.

Нинди бүләкләрне яратаммы? Оеклар, сабын яисә шампунь шикеллеләрен түгел инде, ниндидер сюрпризлар, көтелмәгән бүләкләр, я нинди дә булса символик эчтәлекле бүләкләр ошый миңа. Сүздә юк, беренче чиратта, якыннарыңның, тирә-яктагыларның игътибары, хөрмәте — иң зур бүләк. 

Гөлия Рафис кызы Нигъмәтуллина, телевидениенең милли бүлеге шеф-редакторы 


8 Март минем өчен, иң беренче чиратта, әниләр бәйрәме. Алар безгә тормыш бүләк иткән. Форсаттан файдаланып, әниемне котлап зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Исәнлексаулык, күңел тынычлыгы, мул тормыш телим. 8 Март — яз һәм чәчәк бәйрәме дә. Табигать уяна, кояш үзенең назлы нурларын бүләк итә, күңелне тылсымлы хис биләп ала. Бәйрәм көнне әнине, апаны, кызымны котлыйм. Берберебезгә матур теләкләр телибез. 

8 Март минем өчен икеләтә шатлыклы көн. 6 мартта кызым Мәрьямнең туган көне. Бәйрәм артыннан бәйрәм дияргә була. Кунакка апалар килә. Ул гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши. Туганнар белән чәй табыны артында җыелабыз. 8 март — ял көне булганга бик уңайлы. 

8 мартта традицион бүләк — ул, әлбәттә, чәчәкләр. Күңел күтәрелә, яшәү көче арта. Бу көнне әниләребезне сөендерик, матур сүзләр күбрәк әйтик. Шатланып яшик. Барыбыз да сәламәт булып, яратылып яшик. 

Алина Федосировна Хәсәншина, веб-редактор 


Минем өчен 8 Март — иң беренче чиратта, ял көне һәм бөтен гаилә белән җыелу өчен сәбәп. Бу көнне мин, хатынкызлар көненә караганда, яз башы бәйрәме итеп кабул итәм. Минемчә, «гендер» бәйрәмнәре искергән. 

Ә мартны — кызым, әти-әнием, абыем һәм аның гаиләсе белән каршылыйм. Тәмле ашыйбыз һәм күңелле әңгәмә корабыз.

Ә бүләкләргә килгәндә, гадәттә, чәчәкләр бүләк итәләр. Тәм-томнар, бизәнү әйберләре, матур вак-төяк әйберләр бирүчеләр дә бар. 

Альбина Әмир кызы Вәлиева, телевидениенең милли бүлек алып баручысы 


8 Март — иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Матур сүзләр әйткәннәрен, бүләкләр биргәннәрен, игътибар һәм кайгыртучанлык белән уратып алганнарын ничек яратмыйсың?! Бу көнне әниемә, әбиемә, кызыма үземнең яратуымны, рәхмәт хисләремне җиткерәм. Алар минем иң якын кешеләрем. 

8 Март — минем өчен икеләтә бәйрәм, чөнки бу көнне кадерле әтием туган көнен билгели. Туганнар, якыннар белән бергә җыелышу гадәте бар. Берберебезгә бүләкләр бирешәбез, бәйрәмнәр белән котлашабыз. Бу безнең гаилә-безнең күркәм традициясе. 

Бүләкләргә килгәндә, 8 Мартка, гадәттә, чәчәкләр бирәләр. Иң популяры — лалә чәчәге. Аның исе генә ни тора! Мин күбрәк бүләк ясарга яратам, кеше күңелен күрү кәефне тагын да күтәрә. Форсаттан файдаланып, барлык гүзәл затларны язның матур бәйрәме белән котлыйм. Сезгә бәхетле матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телим.

Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев