8-12 сентябрьдә Түбән Камада «Игелекле күршеләр фестивале» афишасы
Фестиваль «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында оештырыла.
8 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Түбән Камада «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында «Игелекле күршеләр фестивале» узачак.
Фестиваль программасы:
- 8 сентябрь, 16:00 — «Добродвор: гаилә, күршеләр һәм койрыклы дуслар». «Күрше фест» проекты кысаларында тематик интерактив вакыйга. Адресы: Вахитов пр., 51;
- 9 сентябрь, 17:30 — «Безнең ишегалды» программасы кысаларында «Ишегалды бәйрәме» (капиталь ремонттан соң). Адресы: Химиклар пр., 86;
- 9 сентябрь, 16:00 — «Добродвор: гаилә, күршеләр һәм койрыклы дуслар». «Күрше фест» проекты кысаларында тематик интерактив вакыйга. Адресы: Тынычлык проспекты, 61;
- 10 сентябрь, 11:00 — «Шәһәрне бергә буярбыз!». Иҗади лаборатория. Адресы: Менделеев ур., 35;
- 11 сентябрь, 17:30 — «Безнең ишегалды» программасы кысаларында «Ишегалды бәйрәме» (капиталь ремонттан соң). Адресы: Шинчылар пр., 44;
- 11 сентябрь, 17:00 — «Шәһәрне бергә буярбыз!». Иҗади лаборатория. Адресы: Шинчылар пр., 43;
- 12 сентябрь, 17:00 — «Күрше фест» проекты кысаларында «Игелекле ишегалды» (кино кичәсе, шахмат турнирлары, яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен үстерү). Адресы: Мәктәп бульвары, 1/2 (ишегалды территориясе).
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев