Ул көннәрне оныту мөмкин түгел
Бу язма — сугыш чорының бөтен авырлыкларын кичергән, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә кызы тәрбиясендә гомер итүче, намазлы, тома сукыр Мәрвия әби сөйләве буенча.
Балалары, оныклары, оныкчыкларына изге теләкдогаларын ирештереп гомер итә ул. Хөсәенова Мәрвия Нургали кызы 1936 елда Әлки районы Төгәлбай авылында дөньяга килә. 1941 елда фашист илбасарлары сугыш башлаганда, аңа нибары 5 яшь кенә була.
— Әтиебезне беренче көннән үк сугышка озаттык. Дүрт бала белән калган әниебез Мәрьям, көнне төнгә ялгап, басудан кайтып кермәде.
Бервакыт, төнлә белән, тәрәзә шакуга уянып киттек. Яралы солдат, шуышып, безгә кадәр килеп җиткән. Әни белән, киенеп, солдатны авыл советына озатып куябыз. Өй чираты буенча, иртәдән башлап, сугышчыны өч тапкыр ашатабыз. Авылын белмәгәч, юллар булмагач, атналап торалар иде. Кырый йорт булгач, иң беренче безгә керәләр, яралыларны үзебезнең авыздан өзеп ашатабыз.
И-и ул ачлык үзәккә үтте. Черек бәрәңгене киптерәбез дә, киледә төябез. Кисап белән төйгәндә, бармак буынымны чыгардым. Авыртуга түзеп булмый. Сәйриҗамал әбием, әнинең әнисе, бармагымны сабын белән угалап сыпырды да, урынына утыртты да куйды. Авылда кендек әбисе булган әбием күп кенә кешегә ярдәм итә иде.
Бәрәңгене төеп, он ясап, коймак пешерәбез. Ат кузгалагын җыеп, ашка салып пешерәбез. Ат кузгалагын юарга әни белән су буена төшкән идек, каршыга бүре сикереп чыкты. Әни бик авырый иде, таеп егылды да тора алмый, миңа: «Әбиеңне чакыр тизрәк, кызым!» — дип кычкыра. Мин, йөгереп, әбине һәм күршеләрне чакырдым. Бүрене көчкә куып җибәрдек.
Менә сугыштан бик авыр яраланып кайта башладылар. Алар бер ай яки ярты елдан, я үпкә чиреннән, я яралары сызлануга йөрәкләре түзмичә, үлеп китә тордылар. Авыл белән елап озата идек.
Авыл башында яшәгәнлектән, атлылар да, җәяүлеләр дә кагылмый үтми. Качкыннардан бик курка идек. Утынга бәләкәй арба белән барабыз. Кура җиләге бик күп була. Кушкы дигән авыл өч чакрымда, шул авылның урыс үсмер малайлары, урман кырыена тезелеп, кура җиләге җыеп чыккан әбиләрнең чиләкләрен бушаттырып, алып калалар. Көлеп арттан кычкыралар әле үзләре. Карт әбекәем, көне буе кызуда ач килеш җыйган җиләкләреннән коры калгач, хурланып, рәнҗеп елый иде.
Беркөнне бакча ягыннан кәҗәбезне бүре өстерәп китеп бара. Йортта без балачагалар гына. Әни белән әби эштә. Бернишли алмадык, елап утырып калдык. Соңыннан өч ятим кәҗә бәтиен аш ашатып үстердек. Кәҗәбезнең сөте белән чәй эчә идек элек, хәзер сөтсез дә калдык. Карт сыерыбызны саву белән сөтен алып чыгып китәләр, сауганны саклап, капка төбендә көтәләр.
Ярый, бәтиләр үсеп, кәҗә ите булгач, аш пешерә башладык. Сарыкны икедән артык асрамаска дигән коры закон бар иде. Опись алучылар киткәч, кар базына төшергән сарыкны күршеләр белән көчкә өстерәп чыгардык. Сыер бозаулагач, бозавын шунда ук алып чыгып китәләр. Бер рәхәт тә күрмәдек сугыш чорында. Әниләр көнетөне эштә. Безне дә кырда эшләттеләр. Башак җыябыз, камыл аяк табанына кадала, атлар чама калмый.
Безнең авылны «Кызылармеец» колхозы дип йөрттеләр. «Искра» колхозы «полеводы» бик тә кырыс, усал кеше иде. Мин ат кузгалагы җыярга баргач, артымнан чалгы ыргытты. Үкчәмне бик нык кисте чалгысы, кан ага, елый-елый йөгерәм. Минем тавышны ишетеп, абыем йөгереп килеп, күлмәк җиңен ертып, аякны бәйләп, мине әбигә алып кайтып тапшырды. Әбием үләннәр белән бик озак дәвалады.
Абыем башак җыеп кайткач, базга төшеп, тегермәннән он чыгарып, аш пешерә идек. Тыкырыкта чират торып, юлны күзәтәбез. Кеше килсә, өй бүрәнәсенә шакыгач, базда тегермәнне туктата идек. Бер чиләк бәрәңгене токмачлап турап, киптереп, он ясап куябыз, посылка белән сугышка да җибәрәбез. Ярый әбиебез безгә күз-колак булган, кайсы качкын, кайсы бандит, урманнан чыгалар... "Полевой«лар хатын-кызны мыскыл итеп йөри.
Авылга кино килгәч, балалар җыелып, клуб идәнен юабыз. Укытучылар безне идәнгә тезеп утырта, әбиләр-апалар эскәмиядә утыра. Сугышта балаларны җәзалаганнарын, фашист танкына өстерәтеп йөрткәннәрен күрсәтәләр. Барыбыз да елыйбыз, яңадан төшләргә кереп җәфалаган киноларны бүген дә онытасым юк. Әбием белән әнием: «Әтиегезне күрдегезме?» — дип сорыйлар.
Кичләрен, лампага кәрәчин булмагач, чират белән кич утырып, оекбаш-бияләй бәйлиләр. Аларны җыеп, посылкага салып, сугышчыларга җибәрәләр. Без, аларның күңелен күтәрер өчен, җырлыйбыз, биибез. Укытучылар, агитбригада җыеп, клубта спектакль, концертлар оештыра. Мин җырларга ярата идем, спектакльләрдә дә җырлы рольләр уйнадым. Сугыш вакыты булса да, өлкәннәрнең күңелен күтәрергә тырыштык. Әбиемнең йоклаганын да күрми идек, төне буена оекбаш-бияләй бәйли, әкрен генә догалар укып утыра иде.
Хәтердә нык калган вакыйга: ишек алдында песи борчагы җыеп ашый идем, капка шакыйлар. Үзем генә булгач, капка бикле иде. Танымадым, әллә ничә тапкыр кычкырып дәшкән туганыбыз 25 чакырым җәяү килгән икән. Әбием мәет юарга киткән иде, минем яшьтәшем Зәмзәмия исемле кыз авырып үлгән (балалар гел үлеп торган ул елларда). Туганыбыз, безне кызганып, ике уч он алып килгән, шулкадәр шатландык, әни белән әби елап дога кылдылар. Әзләп-әзләп, шуны ашка салып, озак кына көн күрдек.
Төннәрен ут кабызмаска, тәрәзәләрне капларга, эт өрмәсен дип, өйгә кертергә кушалар. Фашист самолеты бомба ташламасын дип, саклану булгандыр. Беребез ашаганда, икенчебез чыра яндырып тора. Иртә белән мич ягарга утын — чи, шырпы юк. Кемнең морҗасыннан төтен чыга, карга бата-чума, койма аша шуларга керәбез. Кар ишеп ява, көннәре дә бик кырыс, суык иде. Олы чиләк күтәреп, күмер кузы алырга сорап керәбез. Әле күмер төшмәде дип кире боралар. Төтен чыккан өйне эзләп, тагын авыл буйлап китәсең. Сәгать ярым вакыт үтә, син күмер кузы алып кайтып, мичеңне ягып, әзрәк тамак ялгап аласың...
Җәй җиткәч, әниебез 17 көнгә печән чабарга китә иде. Мине бик нык бизгәк тота башлады. Әнием мине кочып-сөеп, елап чыгып китте. Әбием тәрбиясендә калдым, умач камырыннан бәләкәй төерле генә коймак әмәлләп бирде, мин шуны ялап яттым. Яшәүгә өмет уянгандыр, әбиемнең үләннәре булыштымы, мин исән калдым.
Суыклар да үзәккә үтеп, бала-чага күп кырылды. Өскә кием юк, ямау салып кигән иске кием белән үстек. Ике сарыгыбызның да йонын җыеп чыгып китәләр. Йомырка бурычы, ит-сөт бурычы күп. Итең булмаса, сатып алып түлә, ә акча юк. Әбекәем бай кызы булган, бәбәй итәкле күлмәкләрен сүтеп, безгә күлмәкләр тегеп кидерә иде. Ул, мескенем, ямады, бәйләде, текте...
Сигезенче сыйныфка Рәҗәп авылына 9 бала укырга бардык. Базардан чабата алып киябез. 25 чакырым җәяүләп кайтканда, чабаталар тузып бетә. Зур урман үтәсе, куркыныч. Буранда кайтканда адаштык, зиратта таралганбыз. Кычкыра-кычкыра, бер-беребезне табып, көчкә кайтып кердек. Төнге бердә кайтып җиттек, әниләр кайгырып беткән. Урманда үтерүләр дә булган дип сөйлиләр иде ул чакта.
Сугыштан яраланып кайтучы әтиебезне сөт җыючы Сафия апа өйгә кадәр алып кайтты. Авыл халкы безгә җыелды. Бар да әтидән туганнарын сорый, хәл белешә. Сугыш беткәч тә тиз генә кайтмадылар шул авылдашлар. Әтиебезнең өч бармагы өзелгән, әз генә бәрелсә дә түзәрлек булмады, әти төнен дә ишек алдына чыгып китә... Көн буена җир сукалаган карт сыерыбыз, капка төбенә кайтып җиткәч, егыла, тора алмый иде. Үгез булмады, гел карт сыер белән сукага бардык. Саламны тозлы кайнар су белән пешереп бирә идек сыерыбызга.
Әтине бригадир итеп куйдылар. Унике баладан тугызыбыз исән үсте. Әнкәебез якты дөньядан иртәрәк китте шул. Үзем 42 ел фермада сыерлар саудым. Резин итек белән бата-чума фермага баруларым әле хәзер дә төшләргә керә. Алдынгы булып, тырышып хезмәт куйдым. Колхоз таралгач, оныттылар инде безне...
Рәмзия Вәлиева, «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзасы
Фотода: Мәрвия Хөсәенова. / Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев