Ул гаиләбезнең горурлыгы иде
Бабам Мөхәммәтвасыйл Садри улы Садриев 1925 елда Тоба авылында туа.
Балачагы, мәктәп еллары турында берни дә әйтә алмыйм, чөнки ул күп сүзле түгел иде. Үзем дә кызыксынмаганмын инде. Сугыш турында, гомумән, искә алырга да яратмады.
Хәрби хезмәткә 1943 елның гыйнварында чакырыла. Июнь аена кадәр 336 нчы укчылар полкында өйрәнүләр уза. Аннан шушы полк составында автоматтан атучы булып, сугышка керә. 1944 елның февралендә штурмлау батальоны составында Днепр елгасын кичеп чыга һәм яр буендагы тимер юл станциясен дошманнан азат итүдә катнаша. Танк артыннан барганда мина шартлый һәм аның уң кулы яралана. Бабайның сугыш турында миңа тапшырганы шуның белән тәмам.
1944 елның җәе азагына кадәр госпиталдә дәвалана ул. Ярасы катлаулы булу сәбәпле, демобилизацияләнә. Әтием Мөдәрриснең бабайның Ширәмәт районы финанс бүлегендә салым инспекторы булып эшләве турында әйткәне истә калган. Гади итеп әйткәндә — салым җыючы. «Карават астында шыплап акча тутырылган чемоданнар тора иде», — дигән иде әти. Мондый хезмәткә һәркем дә алынмаган. Бабайга да җиңел булмагандыр. Бәлки, шул сәбәпле шәһәргә күчәргә уйлагандыр ул.
Шәһәрдә бабай танылган табиб-хирург Фатыйх Хәйбуллин җитәкләгән коллективка хуҗалык мөдире булып эшкә урнаша. Менделеев урамындагы 2нче хастаханә төзелешендә катнаша. Хәзер үзем шушы бина каршындагы балалар хастаханәсендә эшлим. Андагы каеннарга карап: «Боларны, мөгаен, Васыйл бабай утырткандыр», — дип уйлыйм.
«Красный Ключ» ял базасында хуҗалык мөдире булып эшләвен тәгаен беләм. Аннан пенсиягә чыкты һәм бакчачылык белән шөгыльләнә башлады.
1992 елда, шәһәр юлламасы буенча, медицина институтына укырга кердем. Берничә елдан соң минем укуны финанслауны туктаттылар. Рәхмәт, бабай ярдәм кулы сузды: базарга эшкә чыкты ул. Шул рәвешле, минем табиб булу хыялым тормышка ашты.
Аннан бабаемда яман чир таптылар. Мин кадерле кешемне югалтуны аңладым, ләкин моның белән килешергә теләмәдем. Аның чире турында төрле чыганаклардан тапкан медицина әдәбияты белән танышып, табибларга дәвалау алымнарын тәкъдим иттем. Шул чактагы юләрлегем өчен бүген дә үземне битәрлим. Ә бабай ачуланмады. Бик тә ипле, итагатьле кеше иде ул.
Гаиләнең горурлыгы: бабай сүзе — закон. Әбием Әминә генә аңа каршы чыга алды, ул да турыдан-туры бәреп әйтергә җөрьәт итмәс иде. Шуның белән ул ир-атның гаиләдәге дәрәҗәсен күрсәтте. Аның тавышын күтәреп сөйләшкәнен хәтерләмим. Киресенчә, оныклары өчен югары тәрбиялелек үрнәге булды.
Васыйл бабай крестьян гаиләсендә тәрбияләнгән, җиде сыйныф белемле генә булса да, акча белән бәйле җаваплы вазифа башкарган. Танышлары арасында җитәкчеләр, интеллигенция вәкилләре күп. Моның сере гади — барысы да диярлек сугыш ветераны иде. Шунлыктан, тормышка карашлары, фикер агышлары бер, алар өчен байлык түгел, ә кешелек кыйммәтләре беренче урында торды. Әби аны артык юмарт булганы өчен ачулана, Ә ул, җавап итеп, шат елмая.
Ватаныбыз азатлыгы өчен сугышкан, яуда яраланган, тыныч тормышта да тырышып эшләгән бабам Мөхәммәтвасыйл Садри улының урыны җәннәттә булсын.
Алмаз Садриев
Фотода: Мөхәммәтвасыйл Садриев.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев