Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Түбән Камада Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Җиңү трамвае» йөри башлый

Оештыручылар — шәһәрнең яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге һәм иҗат коллективлары.

7 майда Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү трамвае» патриотик акциясе узачак. Оештыручылар — шәһәрнең яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге һәм иҗат коллективлары.

Тематик бизәлгән трамвай 2 нче санлы маршрут буенча йөриячәк — деподан Красный Ключ поселогына кадәр һәм кирегә, дип хәбәр итә шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте.

Пассажирлар өчен сугыш еллары җырлары һәм шигырьләре белән чыгышлар, совет халкының батырлыгы турындагы тарихлар, сугыш вакыйгаларын белүгә викторина һәм музыкаль конкурс әзерләнгән. Катнашучыларга шулай ук Георгий тасмалары тапшырылачак. Акция 14 сәгатьтә башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев