Түбән Камада 9 майда «Хәтер стенасы» акциясе узачак
Моның өчен ветеранның А6 форматындагы (10×15 см) фотографиясен әзерләргә кирәк.
Түбән Камада 9 майда Лемаев мәйданында 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр һәр кеше «Хәтер стенасы» — «Стена памяти» акциясендә катнаша алачак.
Моның өчен ветеранның А6 форматындагы (10×15 см) фотографиясен әзерләргә, анда солдатның фамилиясен, исемен, атасының исемен һәм гомер елларын язып куярга кирәк. Сурәтне бастырырга һәм зыян күрмәсен өчен үтә күренмәле файлга урнаштырырга яки ламинировать итәргә кирәк.
Әгәр фотосурәтләр юк икән, оештыручылар геройның мәгълүматларын язарга мөмкин булган махсус «йолдызчыклар» әзерләгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев