Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Түбән Кама районында Бөек Ватан сугышы ветераны Халисә Габдрахманова йөз еллык юбилеен билгеләп үтте

Йөзенче туган көне белән аны Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов котлады.

Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылында яшәүче Халисә Габдрахманова бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

Йөзенче туган көне белән аны Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов котлады, аның ярдәмчесе Илгизә Солтанова аңа мамык шәл, шулай ук изге теләкләр белән хөкүмәт телеграммасы тапшырды.

Халисә Мәгъсүм кызы — Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, тумышы белән Лаеш районының Байчуга авылыннан. Сугыш елларында Олы Яңасала авылы колхозында эшли, аннары күп кенә авылдашлары белән Волгоград өлкәсенә җибәрелә, анда авыр шартларда танкка каршы оборона өчен окоплар казыйлар. «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.

1970 елда Халисә Мәгъсүм кызы гаиләсе белән Түбән Камага күчеп килә. Пенсиягә чыкканчы «Нижнекамскшина» заводында эшли. Ире белән ике ул үстерәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев