Кыр кухнясы, күргәзмә һәм концерт: Түбән Камада гастрономия фестивале узачак
Шәһәр халкын 6 майда 15 сәгатьтә Татар драма театры каршындагы мәйданга чакыралар (Кайманов ур., 9).
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Түбән Камада «Җиңү тәме» гастрономия фестивале һәм осталар ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкын 6 майда 15 сәгатьтә Татар драма театры каршындагы мәйданга чакыралар (Кайманов ур., 9).
Кунакларны бай программа көтә: шәһәрнең иң яхшы вокалистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары, традицион солдат боткасы белән кыр кухнясы, Җиңү көненә багышланган тематик күргәзмә, сәүдә рәтләре эшләячәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев