Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Күңелдән чыкмас истәлекләр

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз.

Шул уңайдан, Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән әтием турында язып үтәсем килде. 

Әтием дә, әнием дә безгә үрнәк тормыш юлын үттеләр, бер-берсен хөрмәт итеп, ярты сүздән аңлашып яшәделәр. Аларның якты истәлекләре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. 

Әтием — Миңневәли Хәкимхуҗа улы Хәкимов элеккеге Ширәмәт, хәзерге Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында 1912 елда туган. Әнием Фатыйма Сәхабетдин кызы Сәхапова да шул ук авыл кызы, ул 1916 елгы. 

1935 нче елда гаилә корып, бергә тормыш корып җибәргәннәр. Тик матур, тыныч тормыш кына озын гомерле булмый шул. Барлы-юклы алты ел яшәп калалар, аннары бик күпләргә кайгы китергән, миллионнарча гомерләрне өзгән каһәрле сугыш башлана... 

Аларның сугышка кадәр 3 балалары туып кала. Өченчесе 1941 елның декабрендә, әти сугышка киткән көнне туган. Фронтка киткәнче әтием ат караучы булып хезмәт куя, атларын фронтка озатып бетергәнче эшли. Аның сөйләве буенча хәтердә калган бер истәлек — сугыш кырларында ул үзенең «Йолдыз» исемле атын очрата, ат та әтине танып кешнәп җибәрә. Бичара малкайның күзләреннән яшьләр акты, — дип сөйләгән иде әтием сугыштан кайткач. 

Әтиебез Калинин фронтында барган каты сугышларда яралана: ике күзен һәм сул кулын терсәктән югалта, бу 1942 елның 29 марты була. Озак вакытлар госпитальдә дәвалана, «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнеп, I группа инвалид булып туган якларына озатыла. 

Әтине каршы алган әни, аны күреп, аңын югалтып егыла. Әти кайткач, алар тагын дүрт балага тормыш бүләк итәләр. Әти-әнием нык тырышлар иде, үз көчләре белән хуҗалыкта сыер, сарыклар, кош-корт асрап яшәделәр. Әти әле безне бишеккә салып тибрәтүче дә булган. Әтиебез бер дә төшенкелеккә бирелмәгән, кулыннан килгәнчә йорт эшләрендә дә булышкан, колхозда да эшләгән. «Уфалла» арбасына җигелеп урманнан утын ташуларны, малларга печән әзерләүләрне онытырлыкмы соң?.. Урманнан алып кайткан утынны кул пычкысы белән кисүләр әле дә истән чыкмый. Әти бәрәңге бакчасында чүп утарга чыга иде. Үзебезнең бакчаны утап барып, күрше бакчасына да кереп киткән чаклары булган, әни аны күрше бакчасыннан алып чыгып, үзебезнең бакчага борып, кертеп җибәрә торган булган. Ул елларда авыл кешеләре дә ярдәмчел, мәрхәмәтле иде бит. Әтинең сыңар кулыннан тотып, кая барса да озатып куйганнар. Әти үзебезнең йортны яңарттырган, энесе сугышта вакытта аның йортын да төзеп бетерергә булышкан. Инде үзебезнең ике абый үсеп җиткәч, аларны да йорт салып, аерып башка чыгарганнар. Әти таякка таянып эшчеләр табып йөргән. Олыгая төшкәч, әти дин юлына басты, намаз укып, догалар, сүрәләр өйрәнеп яшәде. Ул вакытта мулла булып торган Яһүдә бабай әтине гел үзе белән йөрткән, догалар өйрәткән. Без үсеп җиткәндә әтине укырга төрле ашларга чакыралар иде. Әтием елый-елый догалар укыды. Әнием дә намаз укыды. Без мәктәптә укыганда гаиләбезне күп балалы гаилә, үрнәк гаилә, тәртипле гаилә итеп куялар иде. Кызганыч, әниебез 76 яшендә вафат булды, әтиебез 85 яшькә кадәр яшәде, энебез гаиләсендә торды.

Әтиебез 31 яшендә сукыр калып, 54 ел гомерен караңгылыкта үткәрде. Мәчет юлында булып, догалар укып, үзенең кыюлыгы аркасында кешеләрнең хөрмәтен һәм ихтирамын казанды. Авыл кешеләренә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез зур, безне кимсетмәделәр, читкә какмадылар. Кешеләр арасында йөзебез ак булды, яхшылыкның кадерен белеп, авылдашларның ярдәмен тоеп яшәдек.

Рәсимә Миңневәлиева, пенсионер

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев