Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Без күргәнне кабат күрергә язмасын

Сугыш чоры балалары Миша дәдәй белән Татук түтигә башка бик күп чордашлары кебек, сугыш чорының бар авырлыгын татырга туры килә.

Авылыбызда сугыш ветераннары калмады инде, алар әкренләп мәңгелек йортларына күчеп беттеләр. Ә менә сугыш елларының ачысын-төчесен үз җилкәләрендә татыган сугыш чоры балалары шактый яши әле Олы Атыда. 

Ирле-хатынлы Татьяна һәм Михаил Андюковлар — шундыйлардан. Миша дәдәй 1939 нчы, ә Татук түти 1938 нче елда туган. «Сугыш башланганны хәтерләмибез, ә Җиңү көнен һич онытырлык түгел», — диләр алар. «Җиңү» сүзе авыл урамнары буйлап тиз арада тарала. Кемнәрдер ирләрен, әтиләрен, улларын, туганнарының исәнсау әйләнеп кайтуын көтә. Якыннарының үлеме хәбәре алганнар әрнеп елый, ә «хәбәрсез югалды» дигән язу килгәннәрнең күңелендә өмет чаткысы кабына.

«Бөек Ватан сугышы тәмамланды. Җиңү көнен безнең әтиләр күрә алмады, алар сугыш кырында ятып калган иде шул», — дип, моннан 80 ел элек булган көннәрне искә алдылар авылыбызның хөрмәт казанган кешеләре Миша дәдәй белән Татук түти. 

Җигәргә атлар булмагач, үгезләр җигеп, фермалар чистартканны бер авыр истәлек итеп сөйләде Миша дәдәй. «Үгезләр безнең ише бала-чаганы бик тыңламый, әллә кайларга китә иде. Бала-чаганың көче, хәле дә булмагандыр инде. Без бит алабута, кычыткан, черек бәрәңге ашап үстек. Алабутаны кушып, аңа бераз он өстиләр. Язын көздән калган черек бәрәңге җыйдык. Шул черек бәрәңгегә азрак он кушып, әниләр көлчә пешерде», — диләр Андюковлар, икесе бер авыздан. Миша дәдәй энесе Вася белән әнисе Марфа түти куенында үскәннәр. 

Миша дәдәй, армиягә барыр вакыты җиткәч хәрби хезмәткә алынып, өч ел моряк булып хезмәт итә. 

Татук түти дә, Миша дәдәй кебек әтисез үсеп, ятимлек ачысын үз җилкәсен шактый татыган. Биш ел укыгач, әнисенә ничек авыр икәнен күреп, аңа ярдәм итәр өчен колхозда эшли башлый үсмер кыз бала. Азрак үскәч, күршесе белән эш эзләп, Казахстан як-ларына чыгып китә. Тик күз күрмәгән, колак ишетмәгән читят җирдә озак яши алмый, туган якларын сагынуга түзә алмыйча, кире авылга кайта.

Бәхетен, гомерлек парын үз туган авылында таба. «Бер-беребезне ошаттык инде, 1968 елда гаилә кордык», — дип елмаялар күзгә — күз карашып. Гомерләре буе колхозда кая кушсалар шунда хезмәт куеп, үзләренә тапшырылган эшне намус белән башкаралар. Фермада дисеңме, басуда дисеңме — барына да өлгерәләр, хезмәт ветераннары. Алты балага — Валя, Нина, Лена, Люба, Люда, Юра — тормыш бүләк итәләр. 

Бүгенге көндә төп йортта уллары Юра белән киленнәре Настя хөрмәтендә яшиләр. Әле Миша дәдәй 85 яшенә кадәр чаңгыда йөри. «Быел гына чаңгыга басмадым, җитәр диеп уйладым, — ди ул. 

Андюковлар авылыбызның хөрмәткә лаек кешеләре. Акыллы гына, беркем белән сүзгә килми, күп сөйләшми, үз көйләренә парлап гомер кичерәләр. Тик быел Татук түти бозлавыкта таеп егылып аягын тайдыра һәм кышны дәваханәдә үткәрә. Хәзер этеп йөри торган җайланма белән әкрен генә үзе йөри ала.

Сугыш чоры балалары Миша дәдәй белән Татук түтигә башка бик күп чордашлары кебек, сугыш чорының бар авырлыгын татырга туры килә. Алар күңелендә ул еллар мәңге төзәлмәс яра булып уелып калган. «Инде беркайчан да ачлык, ялангачлык күрергә язмасын иде. Тормышыбыз мул, тыныч тормышның кадерен белеп яшик», — диләр икесе бер авыздан. 

Ирина Садыйкова Олы Аты авылы
Фотода: Татьяна һәм Михаил Андюковлар. / Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев