Бер гасыр яшәгән
Түбәнкамалы Клавдия Сидорова 100 яшен тутырды.
Шушы олы юбилее уңаеннан ул күпсанлы котлаулар кабул итте. Тыл хезмәтчәне, сугыш ветеранының тол хатыны Клавдия Наум кызын тәбрикләргә бик күп кунак килде.
Клавдия Сидорова 1925 елның 29 апрелендә Минзәлә районы Яңа Матвеевка авылында туган. Яшьлеге сугыш елларына туры килә. Күпчелек балалар, яшүсмерләр, хатынкызлар кебек колхозда эшли. 1942 елда Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлап, Чүпрәле авылында эшли башлый.
1947 елда Клавдия Наум кызы кияүгә чыга. Тормыш иптәше Михаил Сидоров сугышта катнашкан булган. Бергәләп алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1977 елда Сидоровлар гаиләсе Түбән Камага күченеп килә. Сугышта алган яралар үзләрен нык сиздерә, шул ук елны гаилә башлыгы вафат була.
Түбән Камага килеп төпләнгәч, Клавдия Сидорова лаеклы ялга кадәр шиннар заводында көч куя. Күп еллык тырыш хезмәте өчен күпсанлы бүләкләр, медальләр белән бүләкләнгән.
«Кырларда да эшләдем, ашханәдә дә көч куйдым. Бик күп эшләр башкарырга туры килде, күп нәрсәгә өйрәндем. Озак яшәүнең сере дә хезмәт сөючәнлектәндер», — ди юбиляр.
Балаларны да тырыш итеп үстерергә тырышкан Сидоровлар. Барысына да югары белем биргәннәр. Һәркайсы тормышта үз урынын тапкан. Клавдия ханымның 4 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.
«Әниебезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Һәрвакыт безгә таяныч булды ул. Әтиебез арабыздан киткәндә мин әле яшүсмер генә идем. Әни мине берүзе аякка бастырды. Рәхмәтем чиксез аңа. Бик ягымлы, кирәк чакта усал була белде. Ул безнең өчен тырышлык һәм чыдамлык үрнәге булып тора», — ди төпчек кызы Галина Трутнева.
100 яшьлек юбилей котлаулары белән беррәттән, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан да тәбрикләүләр кабул итте тыл хезмәтчәне. Аңа Россия президенты Владимир Путин, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар. Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев та (фотода) җылы теләкләрен җиткерде.
«Хөрмәтле Клавдия Наумовна, сезгә мактаулы хезмәт юлыгыз, җиңүгә үз өлешегезне керткәнегез өчен олы рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Юбилеегыз белән Сезне! 100 яшькә җитеп, шундый күркәм юбилейны яраткан кешеләре янында бәйрәм итә алу бәхете һәркемгә дә тәтеми. Сезгә исәнлек, алда да шулай матур яшәвегезне, якыннарыгызны сөендереп торуыгызны телибез,» — дип котлады Радмир Беляев.
Тәбрикләүләргә микрорайонның территориаль үзидарә советы, эшләгән оешмасы вәкилләре, яшь гвардиячеләр, юбилярның күршеләре дә кушылды. 27 нче мәктәп укучылары Клавдия Сидоровага котлауларын матур шигырь юллары аша җиткерде. Алар арасында тыл хезмәтчәненең оныкчыгы Ульяна да бар иде.
Фото ntr-24.ru. сайтыннан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев