Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Балачакны сугыш урлады

Әлеге язмамны сугыш чоры баласы, быел 90 яшен тутыручы Нурзия Галимхан кызы Исламовага багышлыйм.

Кукмара районы, Түбән Өскебаш авылында сигез балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә Нурзия апа. Алты яшеннән әтисен сугышка озаткан кыз, бүгенге көндә «сугыш чоры баласы» исемен йөртә. 

1941 нче елны, Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка чакырылган Галимхан абый, биш баласын (иң кечесенә алты ай) хатыны карамагына калдырып, сугышка китә. «Югыйсә, әти колхоз рәисе иде, шулай да җибәрделәр, бәлки үзенең дә теләге булгандыр», — дип искә ала Нурзия апа. «Авыр, бик авыр булды ул еллар, безне ачлыктан сыерыбыз булу гына алып калды. Бик күп яшьтәшләрем ачлыктан шешенеп үлде, шулкадәр кызганыч иде инде», — ди әңгәмәдәшем, күз яшьләрен тыя алмыйча.

Нурзия кечкенә булса да, аңа авыр эшләр эләгә. «Апа өйдәге эшне, балаларны карады, ә мин әни белән утын кисеп, тирес чыгарып, йорт тирәсендә була идем. Усалрак та булганмындыр инде, малайлар белән чәкәләшеп тә ала идек», — дип искә ала ул, көлемсерәп. 

1945 нче елны тәмамлап, 1946 нчы елны каршы алган төндә, әтиләре сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. «Башта, нинди кеше икән дип, карап тордык. Бик ябыккан, гәүдәсе малайларныкы кадәр генә калган иде. Ә инде әти икәнен белгәч, безнең өчен икеләтә бәйрәм булды ул көнне», — дип, ул истәлекле көнне хәтерендә яңарта Нурзия апа. 

Сугыш елларының никадәр авыр булганын үзе шул елларда яшәгән кеше генә аңлыйдыр? Нурзия апаның матур итеп сөйләгәнен тыңлаганда көлешеп тә алдык, шул ук вакытта еладык та. 

Кукмара кызы турында ни өчен Түбән Чаллы авылыннан язалар, дисезме? Ул инде хәзер 68 ел Түбән Чаллыда гомер итә. 1953 елда, Казахстанда яшәгәндә, ул Түбән Чаллы егете Нурулла белән кавыша. Өч ел читтә яшәгәннән соң, авылга кайтып төпләнәләр. Олы кызлары Наилә читтә туса, калган өч баласы авылныкылар. Авылга, төп йортка кайткач Нурулла абый совхоз умарталыгында эшли башлый. Әкренләп, төп нигез белән янәшә йорт җитерәләр. «Туганнар, кайната-кайнана белән бик тату, матур яшәдек, сөбеханаллаһ. Хәзер балаларым да шулай. Киленнәрем — «әни» дип, кияүләрем «әби» дип өзелеп торалар», — ди Нурзия апа. 

Инде күп еллар әнисе янында гомер итүче Наилә апа, кайткан бөтен туганнарын тәмле теле, мул табыны белән каршы ала, озатып кала. Әтиләре эшен дәвам итеп, алар бик күп умарта тоталар. «Әй, бал аерткан вакытларда аеруча күңелле бездә, бер кайтмаган кеше дә калмый, кайсын корт чага, кайсысы махсус үзе чактыра», — диләр тату гаилә булып гомер итүче Исламовлар. Алар — авылда үрнәк гаилә. «Гүр иясе булган әтиләре барысына да бәхиллеген биреп ятсын», — дип дога кыла Нурзия Галимхан кызы. «Сугыш чорында күргән авырлыклар кабатланмасын, без күргәнне беркемгә дә күрергә язмасын, шулай матур, тыныч гомер итәргә язсын», — дигән теләкләр белән озатты мине дә әңгәмәдәшем.

Фотода: Нурзия Исламова. / Фото шәхси архивтан.
Фәния Хәкимханова, Түбән Чаллы авылы китапханәчесе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев