«Әтиемнең рухы шат булсын»
Бу язма Бөек Ватан сугышында җиңү яулап кайткан, Түбән Кама шәһәре һәм сәнәгать предприятиеләре төзелешендә, ә пенсиягә чыккач «Шинник» спорт комплексында эшләгән кадерле әтием — Риан Фәхрулла улы Кәлимуллинның якты истәлегенә багышлана.
Бакыйлыкка ничә яшьтә һәм нинди халәттә күчүләренә карамастан, әти-әни турында үткән заманда сөйләве бик кыен. Инде үзем олы яшьтә, шулай да хатирәләремдә аларның яраткан улы булып калам. Сагынып искә алам, рухларына дога кылам.
Әтием Риан 1924 елның 9 ноябрендә Ташлык авылында дөньяга килә. Ул чор буынының балачагы эш белән әвәрә килеп узгандыр. Авылда тормыш җиңел булмый. Сугышлар да тынып тормый. 1941 елда башланганы аеруча дәһшәтле була.
Әтием 1942 елның 15 августында Ширәмәт хәрби комиссариатыннан повестка ала. Сигез ай Марий Эль Республикасының Суслонгер станциясендә өйрәнүләр уза. Күп еллардан соң Суслонгер аша узган кешеләрнең хатирәләрен яктырткан язмалар дөнья күрә башлады. Аларны укыгач, әтинең нинди мәхшәр аша узуын чамалавы кыен түгел.
Шулай итеп, 1943 елның май башында әти, курсант-артиллеристлар составында, Курск дугасы юнәлешендә барган сугышка китә һәм Прохоровка тимер юл станциясе янындагы танклар сугышында катнаша. Ул аны болай искә ала иде: «5 июнь иртәсе булса кирәк, безнең өскә фашист танклары килә башлады, күктә самолетлар күренде. Кеше һәм тимер сугышы булды бу. Кая карама үлеләр, туктап калган танклар, пушкалар. Өстән дә бомба ява. Белмим, ничек исән калганмындыр. Төнгә кадәр дәвам итте бу мәхшәр. Таң атканда фашист кабат яуга ыргылды».
Әти еш кына сугышчан дусларын йөрәк әрнүе белән искә ала иде. «Нинди милләт вәкилләре генә юк иде, тик без барыбыз да илебез өчен гомерен бирергә әзер совет солдаты идек. Алдыбызда бер максат — туган җиребезгә басып кергән дошманны тар-мар итү». Шуңа да әти Советлар Союзы таркалуны бик авыр кичерде, асылын аңламады, аңларга да теләмәде.
Прохоровка станциясендәге сугыш биш көн дәвам итә. Әти янында гына снаряд шартлый, аның сул аягы яралана. Госпитальгә эләгү дә зур бәхет булгандыр. Аннан кабат ут эченә — бу юлы Винница шәһәрендә тупланган запас полк составында Австриягә юл ала. «Без кергәндә Венаны шәһәр дип тә булмый иде, ул хәрабәләрдән генә тора. Җирле халык безне куркып каршы алды. Тик, Кызыл Армиянең үзләренә зыян китермәвен аңлагач, карашлары үзгәрде. Якыннары сугышта һәлак булучылар күп. Елыйлар», — дип сөйли иде ул.
Әти азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итәргә тырышуларын әйтә. Әсирлеккә төшкән фашистларга да зыян китермәгән алар. Бергә утырып ашарга да туры килгән хәтта. Мародерлыкка да юл куелмаган, аның өчен җәза бик каты булган. «Шулай бер көнне мине һәм тагын берничә солдатны кафега чакырып керттеләр дә шәраб белән сыйладылар. Үзләренчә рәхмәт җиткерүләре иде», — ди әти, елмаеп.
«Нәрсә ашый идегез?» — дип сораганым истә. «Ач булмадык, улым, — диде ул. — Тылдагылар фронтны азык-төлек, җылы кием һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торды. Кайнар ризык бирделәр. Сугыштан соң ит консервасы, ипи бирәләр иде. Хатын-кызлар төннәрен бәйләгән йон оекбашлар, бияләйләр, киез итек булмаса, кырык градуслы салкыннарда ничек түзгән булыр идек икән? Җылы чалбар да булды. Тун эченнән телогрейка кия идек».
Әти соңгы көннәренә кадәр: «Ватан өчен, Сталин өчен сугыштык», — диде һәм һәр елны 9 Май бәйрәмендә шуны кабатлады.
1944 елда, Венгрия территориясен азат иткәндә, дошман пулясы сул аягын үтәли тишеп чыга. Австрия башкаласы Венаны азат итү өчен барган яуда ул өченче мәртәбә җәрәхәтләнә. Ләкин солдат Риан кабат сафка баса. Ул хезмәт иткән 1 нче гвардия корпусы Грузиягә күчерелә, аннан Тебриз шәһәренә (Иран) барып эләгә. Туган ягына 1947 елның апрелендә генә әйләнеп кайта.
Әти-әни яшәгән тыйнак шәһәр фатирына еш килдем. Әти белән чәй эчә-эчә, дөнья хәлләре турында гәп сатабыз, үткәннәрне искә алабыз. «Улым, гаепне бервакытта да читтән эзләмә, үзеңдә күр», — ди. Намуслы булды, үзеннән өстәп сөйләмәде, хаклыкны яратты, безне дә шуңа өндәде. Кайчакта кирәгеннән артык җитди, бераз кырысрак та булды кебек.
Әти сугышта күргәннәре турында бик сөйләргә яратмаса да, Кызыл Йолдыз ордены, «Венаны азат иткән өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре аның горурлыгы булды.
Яз айларын яратты. «Җиңү алып килде», — дия торган иде. Аның белән сөйләшеп утырган вакытларны, бергә уздырган Җиңү бәйрәмнәрен сагынып искә алам. Ватаныбызның азатлыгын саклауга үзеннән өлеш керткән әтием Риан Фәхрулла улының рухы шат булсын.
Рим Нурмөхәммәтов
Фотода: Риан Кәлимуллин. / Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев