Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Ачык һава астында музей: Зур Афанасовода бәйрәмдә хәрби техника күргәзмәсе

Олы Афанас авылында Җиңү көне уңаеннан монумент янында бәйрәм митингы узды.

Парадны «Ручеек» балалар бакчасы отряды ачып җибәрде. Җиңү монументына саф адымы белән мәктәпкәчә яшьтәге балалардан соң авыл мәктәбенең Яшь армиячеләр отряды чыкты, ахырдан МХО катнашучылары, Әфганстан һәм Чечен сугышы ветераннары йомгаклады. Тантаналы митинг барышында катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Олы Афанас авылында шул чор шаһитлары арасыннан 5 ветеран исән. Сугыш елларында бу авыл җирлегеннән 1244 кеше фронтка китә. Ләкин аларның барысына да әйләнеп кайту насыйп булмый. Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә монументта һәлак булганнарның гына түгел, авылда яшәгән, эшләгән ветераннарның да истәлеге мәңгеләштерелгән.

Районның Сугышчан туганлыгы «Ачык һава астында музей» исеме астында Бөек Ватан сугышы чорындагы уникаль хәрби техника күргәзмәсен оештырды. Балалар Бөек Ватан сугышы чорындагы бронетранспортер һәм артиллерия коралын күрә алдылар. Традиция буенча «Үлемсез полк» оештырылды, халык сугышта катнашкан туганнарының портретлары белән чыкты.

Бәйрәмдә шулай ук хуш исле солдат боткасыннан авыз итәргә була иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев